Accessibility links

Истанбулда шартлау өчен җаваплылыкны көрд төркеме алды


Истанбулда хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзалары утырган автобус юлында бомба шартлап 5 кеше һәлак булды, 12 кеше яраланды.

Һөҗүм өчен җаваплылыкны “Көрдстан азатлыгы карчыгалары” исемле көрд сепаратист радикал төркеме үз өстенә алды.

Кичә Төркия көрд сепаратистлары һөҗүмнәре ешайган көнчыгыш төбәкләргә өстәмә хәрбиләр җибәргән иде.

Узган ял көннәрендә көрд сугышчылары белән бәрелешләрдә 11 төрек хәрбие һәм дүшәмбе тагын берәү һәлак булды.
XS
SM
MD
LG