Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның Әфганстанга җибәргән акчалары Талибанга бирелгән була ала


АКШ Конгрессы белгечләре әзерләгән хисапта Кушма Штатлардан әфган иминлек ширкәтләренә түләнгән акчаларның сугышчан төркемнәргә һәм бәлки хәтта Талибанга бирелүе турында әйтелә.

Хисапта Пентагон Әфганстанда тәэминат өчен яллаган ширкәтләр үз иминлекләрен үзләре кайгыртырга тиеш, хәзерге систем белән эшләгәндә әлеге ширкәтләрдән сугышчан төркемнәр һәм әфган рәсмиләре ришвәт таләп итә диелә.

Чисапны әзерләүчеләр мондый систем АКШның Әфганстанда сугышчыларны һәм коррупцияне җиңү стратегиясенә комачаулый дигән фикердә.

6 ай дәвам иткән тикшеренүләр нигезендә әзерләнгән хисап сишәмбе Конгресста карала.
XS
SM
MD
LG