Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгар мөселман яшьләрен дә җыйды


Мөселман яшьләре җыелды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:59 0:00
йөкләү

Татарстанда инде дүртенче тапкыр мөселман яшьләре фестивале уза. Быел ул 22 июньнән алып 27нә кадәр дәвам итә. Сишәмбе Кол Шәриф мәчетендә чараның тантаналы ачылышы узды.

Татарстанда инде дүртенче тапкыр мөселман яшьләре фестивале уза. Быел ул 22 июньнән алып 27нә кадәр дәвам итә. Сишәмбе Кол Шәриф мәчетендә чараның тантаналы ачылышы узды.

Биредә катнашучыларны Татарстан диния назәрәсе рәисе исеменнән мөфтинең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәиз, Кол Шәриф мәчетенең имамы Рөстәм хәзрәт Зиннуров сәламләде.

Фестивальнең төп оештыручысы “Идел” яшьләр үзәге. Үзәк җитәкчесе Миләүшә Шарапова катнашучыларның саны елдан-ел артуын әйтә. Узган елларда 120 кеше булса, быел делегатларның саны 150гә җиткән. Алар Русиянең төрле төбәгеннән: Петербур, Красноярски, Пермь, Ханты-Манси һәм башка төбәкләрдән җыелган. Казанга килер өчен мөселман яшьләренә үз төбәкләрендә мөселманнарның ничек яшәүләре турында язмалар, фото һәм видеосурәтләр җибәрү шарт булган.

Рөстәм хәзрәт Зиннуров әйтүенчә, бу фестиваль мөселман яшьләре өчен очрашу мәйданы булып тора. “Алар биредә үзләренең һәм бөтен мөселман дөньясын борчыган мәсьәләләр турында фикер алыша ала. Чара шуның белән кадерле”, ди ул. Моннан тыш “Идел” яшьләр үзәге хезмәткәре Ләйсән Төхвәтуллина әйтүенчә, бу чара кысаларында яшьләр хәйриячелек белән дә шөгыльләнәчәк икән.

“4 ел дәвамында фестивальнең үз гореф-гадәтләре барлыкка килде. Шуларның берсе хәйрия ацияләре. Икенче ел рәттән инде без Болгар җирлегендә урнашкан “Чайка” балалар лагерендә хәйрия чаралары үткәрәбез. Быел да читтән килгән мөселман яшләре бу эшләргә үз өлешен кертә ала”, ди Ләйсән Төхвәтуллина.

Форум Казанда ачылса да, аның төп чаралары Спасс районының Болгар шәһәрендә уза. Ләйсән Төхвәтуллина форумның эчтәлеген түбәндәгедән гыйбарәт ди.

“Яшьләр өчен төрле бәйгеләр, биш вакыт намаз, хәләл ризык, мөселман дөньясына калгылган проблемалы мәсьәләләргә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүләре, төле дискуссияләр булачак. Шул ук вакытта читтән килгән яшьләр үз төбәкләрдәге вәзгыять белән таныштыра, үзара тәҗрибә уртаклаша. Мөселман яшьләре дигәч тә, алар берни белән дә шөгыльләнми дигән сүз түгел. Алар өчен махсус кичке уеннар, Сабантуй бәйрәмен оештыру каралган”, ди Төхвәтуллина.

Татарстан Диния назәрәте башлыгы урынбасары Илдус хәзрәт Фәиз исә, фестиваль әһәмиятен, мөселман яшьләренең берләшеп, уртак фикергә килеп, проблемаларга каршы тора алуларында күрә.
XS
SM
MD
LG