Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:36

БМОның яңа хисабына караганда, Әфганстанда наркотик кулланучылар саны биш ел элекке белән чагыштырганда бик нык арткан. Моның төп сәбәпләреннән берсе наркотик табуның җиңеләюүе һәм аның арзанаюы. Сугыш кайгылары да моңа өлеш кертә.

БМОның Әфганстанда наркотик куллану турындагы яңа хисабы тагын да борчулы мәгълуматлар бирә. Бу ил моңарчы да әфьюн һәм һероин куллану дәрәҗәсе иң югары булган ил иде.

Бу атнада чыккан яңа хисапка караганда исә, Әфганстанда 15 яшьтән 64 яшькә кадәр булган кешеләрнең сигез проценты наркотикларга ияләшеп бәйле булып киткән. Бу дөньядагы уртача күрсәткечләрдән ике мәртәбә күбрәк дигән сүз.

Ул гына да түгел, БМОның Наркотиклар һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе әйтүенчә, даими рәвештә әфьюн кулланучылар саны биш ел элекке тикшеренүдәге белән чагыштырганда 53 процентка арткан. Шул ук вакытта һероин кулланучылар саны 140 процентка арткан.

Идарәнең хисапны әзерләгән Статистика һәм тикшеренүләр бүлеге вәкиле Әнҗела Мэй бу артуның төп сәбәпләреннән берсе Әфганстанда әфьюн һәм һероинны табуның җиңеләюе һәм аларның бәясе төшү ди.

Соңгы елларда Әфганстанда наркотик мәкләр уңышы нык арткан. Мәк уңышының артуы аны үстерүнең көньяктагы төбәкләргә дә җәелүе белән аңлатыла.

Көньякта исә еш кына мәк басуларын сугару һәм ашламалар кертү, өстәвенә җирне эшкәртү дә кулланыла.

БМОның Наркотиклар һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе чыгарган соңгы башка бер хисапка караганда, 2009 елда Әфганстанда әфьюн җитештерү 10 процентка кимегән, шул ук вакытта әфьюн мәге уңышы 15 процентка арткан.

Мэй әйтүенчә, бар дөньяда сугышлар яки табигать казалары кебек киеренке чакларда туганнарын, тормыш шартарын югалткан кешеләр еш кына кайгыны наркотиклар, хәмер белән басарга тырыша. 3 дистә ел буе сугыш барган Әфганстанда бу күренеш аеруча көчле.

Мэй Әфганстанда наркотик кулланучы иң гадәти кеше ул 28 яшьлек ир, аның өч баласы бар, әмма ул инде хатыны белән яшәми һәм бик ярлы ди. Ул наркотик алу өчен барлык милкен сатып бетерә, бурычка бата, яки кайчак урлаша. Болар белән тагын да авыррак хәлгә төшә һәм аның наркотикларга бәйлелеге тагын да арта.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG