Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:23

Русиянең башка төбәкләрендә кебек Омски өлкәсендә дә шаулап-гөрләп Сабантуйлары бара. Узган ял көннәрендә Омски өлкәсенең Тара һәм Тевриз районнарында да Сабантуйлар узды. Тара районының Олы Уыш авылында Сабан туен да, авылның 360 еллык юбилеен да берьюлы бәйрәм иттеләр.

Олы Уышта узган ел өлкә Сабан туе уздырылган иде. Быел бәйрәм авыл күләмендә генә оештырылган булса да, анда катнашкан халык саны белән дә, мәйданның бизәлеше белән дә, көн озынына барган уеннары, концерты белән дә былтыргыдан калышмады.

Юбилей бәйрәме инде традициягә кереп килгән гамәл – 1941-45 елгы Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок кую тантанасы белән башланды.

360 еллык тарихы булган бу авылда бүгенге көндә 854 кеше яши, аларның 84%-ы татарлар. Шуңа карамастан бәйрәм тулысынча рус телендә алып барылды.


Олы Уыш бәйрәмендә татарча чыгыш ясаучы бердәнбер кеше, озак еллар авыл идарәсе җитәкчесе булып эшләгән Шамил хаҗи Мөхәммәтов булды. Аңа бәйрәмне ачу хокукы бирелде. Ул халыкны бәйрәм белән тәбрикләп оештыручыларга рәхмәтләр әйткәннән соң, авыл халкын киләсе елга зиратта өмә ясап, мәрхүмнәрне искә алу көне оештырырга өндәде.

Халыкны һәр ел җыю кирәк, Сабантуйлар, шулай искә алу белән, бергә булу, җыелышып сөйләшүе берләшү ул, бетте колхоз, бетте тормыш, дип карау түгел, дәрт бирү кирәк аларга. Минем уемча безнең авылның киләчәге бөтенләй бетмәс, менә шөкер алла, безнең яшьләребез дә вахталарга йөри, авылда мал тоталар, бала укыталар, тәрбиялиләр, зур авыл, килеп чыгар шундый кешеләр, фермерлар булып эшли башлап, авылыбыз күтәрелер әле, ди Шамил хаҗи.


Шамил хаҗи күтәренкелек белән сүзен тәмамласа, бүгенге көндә авыл идарәсе рәисе вазыйфасын алып баручы Әскать Авазовны авылның язмышы борчый.

Авыл элек миллионер колхоз иде, җитен үстерә идек, хәзер бер нәрсә юк, авылда 3-4 кафе, алар да юньләп эшләми, авылның 350 еллыгын бәйрәм иткән вакытта халык саны 263 кешегә артыгырак иде.Кешеләр китә, эш юк, күпләр төньякка йөреп эшли, ди авыл идарәсе рәисе Әскать әфәнде Авазов

Шулай да мондый зур бәйрәмне оештыра алгансыз дигән сорауга Әскать әфәнде, бары тик иганәче ярдәме белән оештыру мөмкин булды, дип җавап бирде.


Бәйрәмгә килгәндә, ул нәкъ Сабан туендагыча барды – концерт һәм уеннар, ярышлар, бәйгеләр беррәттән үткәрелде. Авылның иң өлкән һәм иң яшь кешеләренә – ике айлык Рамил Сәфәрметовка, дөресрәге аның әти-әнисенә һәм иң өлкәне – 88 яшьлек Хәнифә әбигә бүләкләр тапшырдылар, сугыш ветераннарын хөрмәтләделәр, аларны махсус әзерләнгән чәй өстәле артында сыйладылар, яшь гаиләләрне тәбрикләделәр.

Балалар арасында авыл юбилее уңаеннан, туган авыл темасына игълан ителгән рәсемнәр һәм шигырьләр конкурсларына йомгак ясалды, өлкәннәр арасында “иң уңган пешекче”, “иң яхшы хуҗалык” билгеләнде, җиңүчеләргә бәйрәмнең иганәчесе, шушы авылда туып үскән егет Рубин Мөхәммәтов кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Әйтергә кирәк, Олы Уыш юбилеенда ат чабышы һәм көрәштән башка, барлык Сабантуй уеннары да булды, кичкә кадәр концерт барды. Сабантуйның төп бәйгесе – көрәшне оештыра алмауның сәбәбе гади икән, хөкем итәргә белгеч табылмады, ди Олы Уыш авылы клубы мөдире Гөлнур Рахмангулова.


Шулай, туган тел онытыла барган татар авылында, милли уеннарны белүче хөкемдар булырдай кеше табылмавы бик үк гаҗәп түгелдер.

Ташаткан бәйрәме


Тевриз районының Ташаткан авылында үткән бәйрәм шулай, саф татарча башланды. Бу авылның матур табигате кочагында, ямьле күл буенда район күләмендә оештырылган Сабан туе булды.

Өлкә үзәгеннән 400 чакрым ераклыкта урнашкан Ташаткан авылында хәтта район башлыгы Владимир Горев та котлау сүзен татарча исәнләшүдән башлады.

Район башлыгы үзенең чыгышында Сабан туен оештыручыларга, кайбер үзешчән сәнгать коллективларына рәхмәт кәгазьләре тапшырды, Ташаткан авылының балалар бакчасына келәм бүләк итте.

Бәйрәм барышында Омски өлкәсенең кануннар чыгару җыелышы депутаты Илдус Сәрвәров юллаган котлау хаты укылды.


Сабан туе уеннарына килгәндә, биредә ат чабышы да, көрәш тә, барча башка бәйгеләр дә оештырылган иде.

Бу Сабан туенда тагы көймәләрдә ярышу бәйгесе дә үткәрелде. Башка уеннар, бәйгеләр кебек, бу бәйге дә күп халык җыйды, катнашырга теләүчеләр бихисап булды.

Ике, Тара һәм Тевриз районнарының бәйрәмнәрендә катнашкан «Умырзая» үзешчәннәре дә көч сынап карадылар, һәм сынатмадылар дип әйтергә була, икенче һәм өченче урыннарны яуладылар.

Умырзаялылар бер уңайдан Тевриз районының Таулы ай һәм Туйчы авылларында ике сәгатьлек концерт программалары белән чыгыш та ясадылар.

XS
SM
MD
LG