Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:49

Күптән түгел Казанда төрки телле театрларның “Нәүрүз” халыкара театраль агарту җыены узды. Ул “Нәүрүз” фестивале кысаларында оештырылды һәм төрки театрлар арасында бердәнбер. Бу җыенны, нигездә, Камал театры кабул итте. Анда Башкортстан, Казахстан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Төркия, Чувашстан, Тыва театртлары катнашты.

7 июньнән 11енә кадәр театр әһелләре теоретик һәм гамәли дәресләр алды, фикер алышты. Бу җыенда төрки театрлар үз юлын, юнәлешен билгеләү максатын куйды. Дәресләр, семинарлар барышында нәрсә ул милли театр, ул нинди булырга тиеш дигән сорауларга җавап эзләделәр. Җыенда һөнәри осталык белән бергә миллилек төшенчәсе дә үзәктә торды.

Бүгенге сөйләшүебездә дә сүз шул хакта барыр. “Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә Галиәскар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, АКШтан җыенга махсус чакырылган композитор Мәсгудә Шәмсетдинова, Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театрының баш режиссеры Айрат Абушахманов катнаша. Сөйләшүне Ландыш Әбүдәрова алып бара.

Фәрит Бикчәнтәев. Җыен уздыру фикере безгә былтыр “Нәүрүз” фестиваленнән соң килде. Шунда мәдәният министры Зилә Вәлиева тәкъдиме буенча без “Нәүрүз”не ике елга бер тапкыр үткәрергә карар иттек. Чөнки бу фестивальне дүрт елга бер тапкыр үткәрү аны үтерү дигән сүз.

Мин, өстәп, ике фестиваль арасында бер елны фестиваль, икенче елны җыен үткәрик дип тәкъдим ясадым.

Фәрит Бикчәнтәев



Без фестиваль, анда спектакльләрне алып килеп күрсәтү белән генә чикләнмәдек, ә җыен кысаларында төрле семинарлар, лекцияләр оештырдык. Германиядан белгечләр, Санкт-Петербургтан режиссер Искәндәр Сакаевны, АКШтан Мәсгудә Шәмсетдинованы һәм башкаларны чакырдык. Курчак театрлары буенча да семинарлар бара.

Безнең төп максатыбыз, әлбәттә, зурдан. Төрки халыклар СССР таркалып, элемтәләр өзелгәннән соң аерым юллар эзли башлады. Моның нәтиҗәләре барып чыкмады. Артист булуның һөнәр икәнлеге онытыла башлый. Шуңа күрә без бу җыенны җыйдык та. Драматургия буенча да, режиссер һәм актер осталыгы буенча да бик күп сораулар туды. Беренче тапкыр шулай булырга тиеш тә.

Борынгы язмаларга, риваятьләргә, тарихка мөрәҗәгать итеп, аны сәхнәләштерү турында да сөйләшү булды. Болар буенча киләсе җыенда без ныклап эшләячәкбез. Мәсәлән, “Кыйссаи Йосыф”ны яки “Идегәй”не алып, режиссерлар белән драматурглар ун көн дәвамында эшли һәм кечкенә генә кисәкләрне куеп күрсәтә. Аннан соң без аларны карап, ниндидер ысулларын табарга тиеш булабыз. Әлегә шундыйрак эш ысуллары күзаллана.

Төрки телле театрларның фестивальләре күп түгел. “Нәүрүз”не һәм Уфадагы “Туганлык”ны гына әйтергә була. Боларның дәрәҗәсен күтәрергә, танытырга кирәк. Әлегә фестивальнең интернет-сәхифәсе юк. Моны да хәл итәсе бар.

Күп нәрсә матди яктан да тора. Фестивальгә күп кенә театрлар шул сәбәпле килә алмый. Шул ук Әзербайҗан, Кыргызстан, Үзбәкстан бик сирәк килә. Без аларга мөрәҗәгать итәбез, җибәрергә акчабыз юк, диләр.

Чувашия, Тыва, Казахстан театрлары бик актив катнаша. Кавказ театры бер генә тапкыр килгән иде.

Хәзер сәхнәдә күбрәк нәрсәгә игътибар бирергә кирәк? Без тамашачыны нәрсә белән кызыктыра алабыз? Сәхнәнең теле гел үзгәреп тора. Кайчандыр өч кеше чыгып, озак кына сөйләшеп утыралар, тамашачы йотлыгып тыңлый иде. Заман үзгәрде,хәзер аңа сүз генә җитми. Телевидение, кино барлыкка килде. Хәзер, гомумән, сүзгә ышанып та бетмиләр.

Хәзер тамашачы да үзгәрә, артистлар да үзгәрә, башка проблемалар күтәрелә. Ул проблемаларны искечә уйнап булмый. Димәк, артист эзләнергә тиеш.

Ландыш Әбүдәрова. Чираттагы сүз Мәсгудә Шәмсетдиновага бирелә. Ул милли спектакльләрне музыкаль яктан бизәү турында сөйли. Шулай ук АКШта милләтләрнең үзбилгеләнү мөмкинлекләре, милли аң турында фикерләре, күзәтүләре белән дә уртаклашты.

Мәсгудә Шәмсетдинова. Милли спектакльләрне миллиләтү өчен режиссерларның гына түгел, ә композиторларның, балетмейстерларның, бизәлеш ясаучы рәссамнарның, сценографларның бирелүе кирәктер.

Мәсгудә Шәмсетдинова. Мин бүген лекция укыганда да татар халкында булган символларга игътибар иттердем. Уйлап карасагыз, кыш көне миләш тәлгәшләренең тәрәзәгә кагылулары, аларның кызыл булып ап-ак карга сибелеп ятулары, шомыртларның чәчәк атуы – һәрбер милли символның үз музыкаль аһәңе бар. Чөнки шомырт чәчәкләрен, аның исен барабан кагып бирә алмыйсың. Милли аң белән спектакльгә керсәң, син ул тавышларны таба аласың. Режиссер миңа теге яки бу спектакльне куясым килә дисә, әлбәттә, мин аны укып чыгам һәм шундук ул миңа аһәң булып яңгырый.

Мәсгудә Шәмсетдинова

Режиссерның эше бик зур. Аңа бөтен нәрсә турында уйларга кирәк. Ә безгә эш җиңелрәк, чөнки без спектакльне музыкаль аһәң белән ябындырабыз. Мин бар җирдә дә бишек җырын мисалга китерәм. Кечкенә сабыйны ана кеше бишек көенә төргән кебек, композиторларның эше дә шул ки, алар сәхнә әсәрен музыкаль аһәң белән төрергә тиеш.

Шул ук вакытта русларның “майлы май” дигән сүзендәгечә, спектакльдә дә миллилек катлы-катлы булырга тиеш түгел. Әгәр дә анда милли музыка күп була икән, аны артистик яктан, сәхнә бизәлеше ягыннан артык миллиләтү кирәкми дип уйлыйм. Майлы бәлеш янына бәлеш ашамыйлар, хәтта авыр ашларга катык салып ашыйлар. Кайвакыт татар милләтеннән булмаган рәссамнар милли аңны ныграк та аңлый.

Нәрсә ул миллилек? Миллилек бит ул түбәтәй киеп кую һәм пәрәмәч ашау түгел. Безне Европача укыттылар һәм укытырга тырышалар. Америкада композиторларның музыкасын тыңлагач, алар да башта музыканы Европача язарга тырышканны аңладым. Аннан соң алар без ни өчен Европача язарга тиеш дип, үзләренең юлын эзли башлаган һәм тапкан. Алар Европаныкы шулай, безнеке башка буларга тиеш дип каршы чыкмый, әлбәттә, Европа формаларын да беләләр, үзләштерәләр. Егерме-утыз елдан соң анда булган нәрсәләр монда күчеп киләчәк.

Минемчә, Америкада милли мохиткә мөмкинлек күбрәк, чөнки анда милләтләр күп. Һәрбер милләткә үзен күрсәтергә мөмкинлек бирелгән. Мәсәлән, минем бишек музеен эшлисе килә. Бөтен дөньядагы бишекләрне җыеп, шунда бишек көйләрен тыңлатырлык җир булса иде. Миңа Америкага 300 бишек көен китерделәр. Монда гына монда бишек көйләрен бирәселәре килми. Кызганыч, бишек көйләренә кызыксыну да аз.

Ландыш Әбүдәрова. Милли театрларның үзәнчелекләре турындагы фикерләре белән Гафури театрының баш режиссеры Айрат Абушахманов бүлешә.

Айрат Абушахманов. Казанны карап өлгереп тә булмый, шул хәтле чаралар тыгыз куелган. Оештыручылар бик яхшы эшләгәннәр.
Төрки телле театрлар өчен бу бик кирәк җыен дип саныйм. Чөнки төрки телле театрларның һәрберсе аерылып үзенең сәнгатендә генә кайнап эшләргә тиеш түгел, ә үзара аралашып, бер берсенең һөнәрен карап, бәлки бәхәскә дә кереп алга барырга тиештер.

Айрат Абушахманов



Мин үзем өчен бик күп яңалыклар алдым. Мәсәлән, инсценировка өстендә эшләү бик кызык булды. Кичә Алексей Ооржакның семинарында үзем өчен яңалыклар алдым. Ул төрле дастаннарны, эпосларны спектакль итеп эшли. Эпосны, риваятьне кую бик катлаулы. Сөйләгәндә бик кызык ул, уйнаганда бик авыр, чөнки риваятьләрдә икенче тел. Андый спектакльне шул телдә аңлаган, тарихны, риваятьләрне белгән тамашачы кирәк. Бу милли театрның бер юнәлеше булырга мөмкин.

Бүген һәрбер театр үз юлын табарга тели. Мәскәү театрлары үз юлын эзли, Европа театрлары – үзенекен. Милли театрларның да үз юлы булырга тиеш. Әгәр дә театр милли дип атала икән, димәк, аның максаты – милләтне саклап калу, телне саклап калу һәм миллилекне аңларга ярдәм итү. Шул ук вакытта театрның гомуми максаты бар. Мәсәлән, башкорт театрына татары да, чувашы да, русы да йөри. Шулай ук татар театрына да. Яхшы спектакль бөтен кешегә дә ошый. Анысын да онытырга ярамый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG