Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда да рус булмаганнарның йолалары чикләнә ала


Петербур парламентында шәһәргә читтән килгәннәрнең үз-үзен тотышын билгеләүче махсус кагыйдәләр тупланмасын әзерләү тәкъдиме хупланды.

Әлеге документны шәһәр шурасында тәкъдим иткән ЛДПР фракциясе башлыгы Елена Бабич шәһәр урамында үз милли киемнәрендә йөрүче берничә кешене күрүенә ярсып чыгыш ясады.

Петербур шәһәр шурасы әгъзалары шулай ук мөселманнарның Корбан бәйрәмендә шәһәрдә корбан чалуын да искә алып ризасызлык белдерде.

Шурада хупланган кагыйдәләр тупланмасын булдыру тәкъдиме Петербур губернаторы Валентина Матвиенкога җибәрелә.
XS
SM
MD
LG