Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хәрби күнегүләр мәйданында шартлаудан бер хәрби үлде


Русиянең Рязань өлкәсендәге хәрби күнегүләр мәйданында шартлаудан бер хәрби һәлак булды, 24-е яраланды.

Бу турыда саклану министрлыгының матбугат бүлеге башлыгы, полковник Алексей Кузнецов белдерде.

Иске сугыш-кирәк яракларын юк иткәндә дары төягән ике машина шартлаган.

Мәскәү хәрби бүлгесе җитәкчелеге һәм хәрби прокуратура вәкилләре каза урынына килде.
XS
SM
MD
LG