Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маккристал Обама белән очраша


Әфганстан президенты Хәмит Карзаи илдәге халыкара көчләр башлыгы, АКШ генералы Стэнли Маккристалны вазифасыннан алу Әфганстанда инде тугыз ел дәвам иткән сугышта тәрәккыятькә зыян китерәчәк диде.

Маккристал Rolling Stone журналында Обама идарәсендәге кайбер җитәкчеләрне тәнкыйтьләгән мәкаләсенә аңлатма бирү өчен Вашингтонга чакыртылды.

АКШ президенты Барак Обама аны вәзгыятьне дөрес бәяләмәүдә гаепләде. Обама Маккристал турында, шул исәптән аны вазифасыннан алу-алмау турында карар иткәнче башта аның белән очрашып сөйләшергә теләвен белдерде.

Маккристал әлеге тәнкыйть өчен гафу үтенеп, аның хата булганлыгын танып, бүтән кабатланмаячагын белдергән иде инде.

Мәкаләдә Маккристал аның әфган стратегиясенә өмет белән карамаучы АКШ вице-президенты Дҗо Байденнан һәм АКШның төбәктәге махсус вәкиле Ричард Һолбруктан сарказм белән көлә.
XS
SM
MD
LG