Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар Мәскәүдә каршылык чарасы уздырмакчы


Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге утырышы узды. Анда җанисәп уңаеннан фәни-гамәли конференция үткәрү мәсьәләсе каралды.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов бу уңайдан үзенең борчылуларын белдерде: “Без башта конференция мартта уза дидек, аннан апрельдә. Шуннан майга күчте, инде июнь дә узып бара. Болай барса, җанисәп үтеп тә китәчәк”.

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин моны матди авырлыклар белән аңлатты. Аның сүзләренчә, Казаннан 5 кеше килергә теләк белдергән.

“Аларның һәрберсенә очкычта килү, яшәү-туклану чыгымнарына 8 мең сум акча кирәк”, диде ул.

Шулай ук басма кулланмалар нәшер итү дә чыгым сорый. Конференциягә Казаннан ике генә кешене чакырып, аз чыгымнар белән үткәрү килешенде. Чара июль аенда узачак.

Утырышта җанисәпкә әзерлек барышында Башкортстанда татар авылларын башкортлаштыру галәмәте баруы уңаеннан Мәскәүдә каршылык чарасы уздырырга да килешенде. Ул Русия Президенты утырган бина каршында узачак. Аның төгәл вакыты әлегә билгеләнмәде.
XS
SM
MD
LG