Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:49

Беларуска газ җибәрү дәвам итә


Русия Беларуска газ җибәрүне дәвам итә башлады. Русия кичә газ бурычын түләмәгән Беларуска табигый газ җибәрүне 60% киметкән иде.

Бүген "Газпром" башлыгы Алексей Миллер Русия президенты Димитрий Медведев белән телефон аша сөйләште. Миллер Беларусның бурычны "тулысынча" түләвен һәм шул уңайдан газ җибәрүне элеккечә дәвам итәчәген белдерде.

Минск исә үз чиратында "Газпром"ның Беларуска 260 миллион транзит бурычы булуын белдерә. Беларус рәсмиләре әгәр бу бурыч түләнмәсә, Русиянең Беларус аша Европага тоташкан газ үткәргечләрен ябачагын белдерде.

XS
SM
MD
LG