Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстандагы АКШ генералы урынына Петраус билгеләнде


АКШ президенты Әфганстандагы АКШ генералы Стэнли Маккристалның вазыйфадан китү таләбен кабул итте. Обама аның урынына генерал Давид Петраусны билгеләде.

Бу хакта Обама Маккристал белән Ак Йортта рәсми очрашуыннан соң игълан итте.

Маккристал Rolling Stone журналындагы әңгәмәсендә АКШ вице-президенты Джо Байден һәм АКШның төбәктәге махсус вәкиле Ричард Һолбрукка тәнкыйть юнәлдергән иде. Маккристал Обама белән очрашуы вакытында әлеге тәнкыйть сүзләре өчен гафу үтенде, аның хата булганлыгын таныды.

АКШ президенты карар турында ясаган чыгышында Маккристал кебек бер җитәкченең вазыйфадан китүе зур югалту булса да, моның милли иминлек өчен кирәк булуын әйтте.

Әфганстан президенты Хамит Карзаи Обаманың әлеге карарын хөрмәт итүен белдерде.
XS
SM
MD
LG