Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортаза Рәхимов: Башкортстан җитәкчелегенә читтән кеше кую – мәсхәрә


Мортаза Рәхимов
Мортаза Рәхимов

Уфада үткән III Бөтендөнья башкортлары корылтаендагы чыгышларның ни өчен шактый кискен булуы, һәр башкорт делегатының диярлек үз чыгышында Мәскәү ягына гаеп ташы ыргытуы сәбәпләре бераз ачыклана төште.

16 июньдә Интерфакс агентлыгының Уфадагы бүлекчәсендә Башкортстан президентының дәүләт киңәшчесе Сергей Лаврентьев башкорт корылтаенда ниләр булганын, дөресрәге анда Русиягә карата ясалган кискен чыгышларны ничек кабул итәргә кирәклеген аңлатты.

Лаврентьев раславынча, чынбарлыкта, бу башкорт форумы Русия яклы булган. Корылтайда башта президент Мортаза Рәхимов һәм аңардан соң чыгыш ясаган ББК башкарма комитеты рәисе Азамат Галин, тагын да кискенрәк сүзләр кулланып, Башкортстан президенты итеп читтән кеше китереп куюга каршы чыктылар. Азамат Галин, мәсәлән, үз чыгышында шулай дип белдерде:

“Башкорт халкының тойгыларын даими рәвештә санга сукмау, сәяси эксперементлар – акыллы һәм сабыр халыкны да чыгырыннан чыгара. Безнең халыкта читтән килүче варяглар җирәнү тудыра. Башкорт халкы һәр вакыт үз башлыкларын, җитәкчеләрен үзе сайлаган һәм алар өчен үзе җаваплы булган. Экспертлар фикеренчә, республика башына варягны билгеләү җитди низаг чыгаруы һәм хакимиятнең канунилыгы югалуына китерүе ихтимал”.

Мортаза Рәхимов корылтай утырышыннан соң журналистлар белән очрашып үзенең Галин белән килешүен белдерде. “Барлык мәсьәләләрне без үзебез чишә алабыз. Башкортстан башына читтән килгән кешене кую – бу мәсхәрә итү”, диде Мортаза Рәхимов.

Аңлашыла ки, бүгенге башкорт элитасы Рәхимов киткәннән соң, аның урынына үз кешеләрен куйдырту өчен Кремль белән көрәшә. III Бөтендөнья башкортлары корылтаеның төп резолюциясенә хәтта шундый тезис кертелгән:

“III Бөтендөнья башкортлары корылтае делегатлары аерым басым ясап шуны белдерәләр. Хакимлек итүче партия тарафыннан Русия президентына тәкъдим ителә торган Башкортстан республикасының иң югары вазифалы кешесе булган Башкортстан президенты кандидатурасы, башкорт милләтле квалификацияле идарәчеләр, башкорт телен, мәдәниятен һәм төп халыкның милли–менталь үзенчәлекләрен белүчеләр арасыннан булырга тиеш”.

Бу ниндидер милләтчеләр митингындагы чыгыштан өзек түгел, ә Башкортстанның иң югары җитәкчелеге катнашлыгында кабул ителгән Бөтендөнья башкортлары корылтае резолюциясеннән бер кисәк.

Күрәсең, Мәскәү Кремле мондый логиканы аңламый. Башкорт элитасы, шул ук Рәхимовның дәүләт киңәшчесе Сергей Лаврентьев авазы белән, федераль үзәккә янә үз карашын яңгыратты. Искә алган 16 июньдәге матбугат конференциясендә, Сергей Лаврентьев Башкортстанга читтән килгән кеше кирәкми дип белдерде.

"Мортаза Рәхимовка, үзе бик теләмәсә дә, бәлки яңа срокка президент булып калырга кирәктер. Федераль дәрәҗәдәге сайлауларда яхшы нәтиҗә бирер өчен", диде Лаврентьев 2012 елда үтәргә тиешле Русия президенты сайлавына ишарә ясап булса кирәк. Ягъни, әгәр Рәхимовны Башкортстан башында тагын да калдырасыз икән – ул сайлауларда сезгә кирәкле нәтиҗәне бирәчәк дигәнрәк килеп чыга. Чөнки, ди Лаврентьев, әлеге президенты халык тыңлый.

Шулай итеп, Башкортстан президенты кәнәфие тирәсендә ыгы-зыгы көчәя бара. Үз максатларына - республика башында үз кешеләрен калдыру өчен, башкорт элитасы Мәскәүне башта куркытырга маташып карады. Хәзер менә сайлауларда кирәкле саннарны бирә алабыз дип тә базар ачты. Шулай да күпчелек аналитиклар, Русия президентының моның ише нәрсәләргә игътибар итүенә шикләнә.
XS
SM
MD
LG