Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:58

Доку Умеров террорчылар исемлегенә кертелде


АКШ Мәскәү тарафыннан эзләнелгән чечен сугышчысын халыкара террорчылар исемлегенә кертте. АКШ дәүләт секретаренең әлеге карары белән, чечен сугышчы Доку Умеровның милкенә һәм аның белән сәүдә мөнәсәбәте алып барган кешеләргә каршы чикләүләр кертелә.

Үзен Кавказ әмерлекләре җитәкчесе буларак атаган Умаров, март аенда дистәләгән кешенең үлеменә китергән Мәскәү метросы һөҗүмендә җаваплыкны үз өстенә алган иде.

АКШ дәүләт департаменты сүзчесе Филип Краули, Умаровның террорчылар исемлегенә кертелүе, аның террор гамәлләре белән янавына җавап, дип белдерде. Краули бу карар Умеровның акча һәм башка ярдәмнәр алуын туктaтырга ярдәм итәчәк дип белдерде.

АКШның бу карарын Кремль хуплап каршы алды. Халыкара террорчылык белән көрәш бүлеге сүзчесе Анатоли Сафонов "Интерфакс" хәбәр агентлыгына белдергәнчә, АКШның бу карары Русиянең Кавказда террорга каршы чараларына ярдәм итәчәк.

Кеше хокукларын яклаучы Мемориал үзәге башлыгы Олег Орлов, АКШның дөрес карар кылуын, ләкин бу адымның Төньяк Кавказдагы террорчылык белән көрәшкә әллә ни өлеше булмаячагын әйтте.

Русия күпчелеген мөселман республикалар тәшкил иткән Төньяк Кавказ төбәгендә коррупция, эшсезлек һәм мөселманнарга каршы милициянең начар мөгамәләсе аркасында арта барган динче сугышчыларның гыйсьян хәрәкәтен туктатырга тырыша.

2006 елның июнь аенда рәсми танылмаган Чечен Ичкерия республикасы президенты итеп сайланган Умеров, Абдул Хаким Садуллаевның үтерелгәннән соң, гыйсьян хәрәкәте җитәкчесе буларак билгеләнде.

Бәйсезлек көрәшен ташлаган Умеров, соңыннан үзен бөтен Төньяк Кавказны эченә алган Ислам дәүләте әмере буларак атый башлады.

XS
SM
MD
LG