Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстандагы этник каршылыкны динче төркемнәр башлаган


Кыргызстан саклану идарәсе бүген элекке президент Бакыевны, динче сугышлар белән бергә булып, этник каршылыкны котыртуда гаепләде.

Идарә бу хакта дәлил күрсәтми һәм бу хәбәр бәйсез расланмады.

Бишкәктә мәгълүмат чараларына чыгыш ясаган Кыргызстан саклану идарәсе башлыгы Кенешбәк Душабаев, элекке президент Бакыев туганнарының этник каршылыкны арттыру максатында, Үзбәкстандагы динче төркемнәр белән килешеп эшләве турында хәбәр алуын белдерде.

Душабаев Бакыев туганнарының Кыргызстанның көньягындагы каршылыкларны арттыру өчен үзбәк динче төркемнәренә 30 миллион доллар түләвен әйтә.

Монан элек БМО вакыйгаларның битлек кигән сугышчы төркемнәрнең ут ачуы белән башлануын белдергән иде. Ләкин бу мәгълүмaтны расларлык дәлилләр табылмады.

Апрeль аенда башкалада кабынган каршылык чараларыннан президентлык вазыйфасыннан китәргә мәҗбүр булган Бакыев, соңгы вакыйгаларга бернинди катнашы булмавын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG