Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:24

Молдова Русияне Днестрбуе төбәгеннән чигенергә чакырды


Молдова Русияне илнең көнчыгышындагы сепаратист төбәгендәге хәрбиләрен кире чигенергә чакырды. Русиянең Династрбуе төбәгендә 1500ләп хәрбие бар. 1999 елда Русия Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы белән ясаган килешү нигезендә, бу төбәктәге совет вакытыннан ук урнашкан хәрбиләрен 2002 елга кадәр кере чигерергә тиеш иде.

Молдованың Романия белән берләшүеннән курыккан көнчыгыш Днестр төбәге 1990 елда бер яклы буларак үз бәйсезлеген игълан иткән иде. Романия белән Mолдова арасында 1992 елда булып алган сугышта 1500 кеше һәлак булды.

Төбәктә күпчелектә рус телле халык яши.

XS
SM
MD
LG