Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:03

Татарстанның Балтач районы Карадуган авылында яшәүче Разыя Әхмәтҗанованы ислам дине дәүләт дәрәҗәсендә булган илдәге халыкның тормыш шартлары, гади кешеләрнең көнкүреше кызыксындыра.


Разыя Әхмәтҗанованың “олы дөньяга” беренче чыгуы түгел, шулай да, әлегә аның чит илләрдә булганы юк. “Сөембикә” журналы үткәргән “Мин ачкан дөнья” бәйгесендә дистәләгән сәяхәтнамәләр арасында аның Сочи сәфәренә багышланган юлъязмасы җиңеп чыкты.

Бәйге шартларына күрә, химаяче бер турширкәт җиңүчегә Франция башкаласы Парижга юллама вәгъдә иткән һәм шул ук вакытта, отучының теләге булса, башка берәр илгә бару мөмкинлеген дә калдырган. Разыя Әхмәтҗанова башта Үрдүнне (Иорданияне) сайлаган. Әмма түрширкәт биргән сертификат 30 мең сумлык кына булганга, бу акча әлеге илгә барып-кайтырга җитенкерәмәгән.

Үрдүндә гыйбрәтле урыннар күп

“Мин намаз укыйм, исламдамын. Үрдүн күп пәйгамбәрләр чыккан урын. Бик барасым килсә дә, 30 мең сум акчага андый Хаҗга бару мөмкин түгел. Максатымда хаҗия булу да бар.

Ә Үрдүндә Петру шәһәре бар. Салих пәйгамбәр кавеме төзегән аны. Аллаһның ләгънәте белән ком астында калып, хәзер генә казып чыгардылар бит аларны.

Үле диңгез шулай ук гыйбрәтле урын – Нух пәйгамбәр кавеме яшәгән урын дип фаразлана. Анда ир-атлар һомосексуализм белән шөгыльләнә, кавем бик аза һәм Нух пәйгамбәр сүзләрен колакка элмиләр. Менә шул гыйбрәтле урыннарны барып күрәсем килгән иде”, ди Разыя Әхмәтҗанова.

Париж да күңелне кытыклый

Киләчәктә, бәлки, Аллаһы тәгалә ярдәме белән, Үрдүнне дә, Парижны да күрермен дип өметләнә ул. Франция тарихында да Әхмәтҗанованы кызыксындырган сәхифәләр бар икән. Париж күңелне кытыклый, ди ул.

“Наполеон гарәпләрдән өйрәнеп, аларның яшәү рәвеше кулай булган өчен, шәригать кануннарының күпмесендер кертеп калдырган дигән фараз бар. Ислам булып саналсак та, Татарстанда андый әйберләр сакланмаган.

Франция дигәндә, мин мәдрәсәдә укыдым. Укытучылар шәригать кануннарын сөйләгәндә, исламдагы никах килешүенең хәзерге “брачный контракт”ка туры килүен күреп гаҗәпләндем. Кешелекнең шәригать кануннарына ипләп кенә килүен күрәбез. Европада никах килешүләре бар, ә без бернәрсә сөйләшмичә, бернинди таләпләр куймыйча тотабыз да кияүгә чыгабыз. Килешү, һичшиксез, булырга тиеш, бездә башта кияүгә чыгалар, ә аннары таләп куя башлыйлар”, ди Әхмәтҗанова.

Дубайда әхлак дәресләре дә язылачак


Дубайга баруны юллап йөргәндә аңа кайберәүләр: “Син анда гарәпләрне күрмәячәксең, ул бит бик цивилизацияле шәһәр”, дип әйткәннәр. Менә нәкъ шушы ягы, Дубайның күпләргә караганда нык алга китүе, кызыксындырган да инде аны.

“Ислам дине дәүләт дәрәҗәсендә ич анда. Ислам дине кануннарында яшәүче кешеләрнең тормыш рәвешен күрәсем килә”, ди Әхмәтҗанова. “Азатлык радиосы” өчен махсус сәяхәтнамә дә язып барырга вәгъдә итте ул. Шулай ук, вакыты булган арада, үзе эшли торган балалар бакчасында әхлак дәресләре өчен конспектларын тәмамларга исәпли. 20 дәресен киткәнче үк язып куйган.

Билгеле, авыл кешесенең эше муеннан, тавык чүпләп бетерә алмаслык. Зур эшләр арасында гына салалар калага барып кайтырга тырыша. Әхмәтҗанова да юлга чыкканчы бакчасындагы җиләк-җимешләрне җыеп бетереп китәрмен дип тора.

Без биш тиенлек кишергә ябышып ятабыз


Сочига сәфәре вакытында да аны татар авылларында яшәүче кешеләрнең тормышларының үтә дә мәшәкатьле булуы гаҗәпкә калдырган. “Без өч тиенлек чөгендер, биш тиенлек кишер өчен ябышып ятабыз. Әлһәмдүллиләһ, үзең үстереп ашаган әйбер бөтенләй икенче төрле тәэсир итә. Безнең бәхетебез шуннандыр һәм керергә тиешле керем шуның хәтледер инде.

Сочида яшәүчеләргә андый, ә безгә мондый язмыш язылган, җиңел генә яшәп тә була икән дип аптырадым. Бармакка бармак та сукмыйлар алар. Йорт безгә доход китерә, диләр. 10 көннән 10 көнгә фатирчыларны алыштырып торалар. Ике катлы өйнең бер бүлмәсенә үзләре җыелалар да, калган бөтен бүлмәләренә кеше кертәләр. Менә, иң шаккатырган нәрсә шул булды.

Матурлыкны бөтен җирдә күреп була, безнең үзебезнең як та бик матур бит инде”, ди Разыя Әхмәтҗәнова. Сочига ул эш сәфәренә мәгариф хезмәткәрләре җыелышына барган булган. Җыелыш тәмамлангач үз акчасына ял итеп тә алган. Барганда ук поездда башка юлчыларның Әхмәтҗанованың “минем беркайда да ял иткәнем юк” дигәненә нык гаҗәпләнүе аны нык аптырашта калдырган булган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG