Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кызган Казан ял белми


2009 елда узган "Тынычлыкның яратылышы" фестивале
2009 елда узган "Тынычлыкның яратылышы" фестивале

Гадәттә Казанда һәм Татарстанда иң мөһим вакыйгалар атна азагында яки ял көннәрендә була. Июньнең соңгы шимбә-якшәмбесе ниләр вәгъдә итә?

Җомга көнне Казанга Русиянең 40 төбәгеннән 250дән артык журналист җыелды. Төбәк һәм милли мәгълүмат чараларының 4нче Конгрессы 4 катлы “Федор Шаляпин” көймәсендә үтәчәк. Бу форум “Пирамида” үзәгендә оештырылган пленар утырыш һәм тарихи һәйкәлләрне тергезү фондының тәкъдим итү чарасы белән башлана.

Журналистлар Зөя утравына һәм Болгарга сәфәргә барганда һәм кайтканда, төрле кызыклы әңгәмәләрдә, бәхәсле сөйләшүләрдә катнашачак. Каләм һәм микрофон осталарының Бөтенрусия планеркасына килүчеләр “Тынычлыкның яратылышы” дип аталган рок-фестивальдә дә катнашырга җыеналар.

Халыкара рок музыка бәйрәме шимбә көнне Кремль янындагы Ярминкә мәйданында, хәзергечә әйткәндә, Казанның 1000еллыгы мәйданында үтәргә тиеш. Милли җәмәгатьчелекнең мондый тавышлый чара Кол Шәриф мәчете каршында үтүенә каршысызлык белдерүенә шәһәр башлыгы Илсур Метшин ниһаять җавап бирде.

“Мин үзем дә мәчеткә йөрим, Кол Шәриф безнең өчен изге урын, әмма музыка фестивале аннан ерактарак үтә”, дип белдерде ул. Аның фикеренчә, Кирмән каршындагы Үзәк стадионда үтүче футбол ярышларын да туктатырга мөмкин түгел.

Шимбә көнне Татарстан вәкилләре төрле төбәкләрдәге Сабантуйларына китә. Бигрәк тә, Петербурда үтәчәк Сабантуйга игътибар бирелә. Атна ахырында Ленинград өлкәсенең губернаторы Валерий Сердюков Казанга килеп, президент Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.

Татарстан һәм Ленинград өлкәсе арасында сәүдә-икътисади һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Петербур шәһәре һәм Ленинград өлкәсе үткәргән Сабантуйларында Матвиенко һәм Сердюков катнашулары гадәткә кергән. Төньяк башкала Казан үзәгендә Петербург урамын Казанның 1000 еллыгына төзекләндергән иде. Хәзер инде Татарстан һәм Ленинград өлкәсендәге ширкәтләр хезмәттәшлекне тагын да көчәйтеп җибәрергә җыеналар.

Казанның борынгы өлешендә, Кабан күле буенда Касыймия мәдрәсәсендә Хөсәен Фәезханов, Галимҗан Баруди, Галиәскәр Камал, Гаяз Исхакый, Садри Масхуди, Әхмәтзаки Валиди укыган. Соңгы елларда бу тарихи бинаның хуҗасы кем булуы билгеләү озакка сузылды.

Апанай мәчете мөселман мәхәлләсе мәдрәсә бинасын үзенә бирүне сорап мөрәҗәгать итсә дә, эш мәхкәмәгә барып җитте. Федераль дәрәҗәдәге тарихи һәйкәл моңа кадәр дини оешмага бирелмәгән булган.

Ниһаять, Касыймия мәдрәсәсе бинасын Апанай мәчетенә бирү турында Русия премьер-министры Владимир Путин карар чыгарган. Күптән түгел төзектерелгән Касыймия мәдрәсәсенең Апанай мәчетенә тапшырылуы Казан мөселманнарының тормышында зур вакыйга булды.
XS
SM
MD
LG