Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләр көне бәйрәм ителә


Башкортстанда бу арада яшьләр көне бәйрәменә багышланган бихисап чаралар оештырыла. Шуларның берсе җомга көнне Бөрҗән районында башланды.

Бөрҗән районында республика яшьләренең фестивале ачылды. Анда республиканың төрле төбәкләреннән килгән яшьләр дә катнаша. Бәйрәмне күрергә һәм анда катнашучыларны котларга республика җитәкчеләре Мортаза Рәхимов белән Раил Сарбаев та барды. Мортаза Рәхимов яшь гаиләләргә - җәмгысе 12 гаиләгә, ярдәм йөзеннән, йорт салу өчен, сертификатлар да тапшырды.

Уфада да бу көннәрдә яшьләр көне уңаеннан төрле мәдәни һәм спорт чаралары оештырыла. Ә Уфа шәһәре хакимиятендә яшь гаиләләргә һәм яшь талантларга ярдәм итү юлларын тикшергән киңәшмә булып үтте. Аның ахырында журналистлар белән сөйләшүдә Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитов яшьләргә ярдәм итү юллары хакында аерым мәгълүматлар да бирде. “Яшьләргә бүген ярдәм итү ул иртәгәсе көнгә капитал салу”, ди Сынтимер Баязитов.

Яшьләр көне уңаеннан Уфада шимбә һәм якшәмбе көннәре ачык һавада концертлар, башка төрле тамашалар оештырылачак. Уфаның Кашкадан ял итү бакчасында исә төрле спорт бәйгеләре һәм уеннары үткәрелә. Әлбәттә инде, күп яшь-җилкенчәк бу көннәрдә елга һәм күл буйларында ял итәр.

Бу көннәрдә Башкортстанда эсселек урыны-урыны белән 36-37 дәрәҗәгә җитә. Су буйларында йә күләгәдә генә котылып була торган мондый көннәрне кемдер озакка китте бу эсселек дип зарланса, икенче берәүләр җәй кыска, үтәр дә китәр, рәхәтләнеп ял итеп калыйк дип хушлана.
XS
SM
MD
LG