Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европада халык хөкүмәтнең икътисад чараларына ризасызлык белдерә


Европа урaмнарында протест чаралары тынмый. Франциядән соң Италиядә дә бүген халык хөкүмәтнең икътисад сәясәтен тәнкыйтьләп урамнарга чыкты.

Протестта хезмәт тармагыннан күп санда эшче катнашты. Хәтта Италиядә бүген үлү өчен уңайсыз бер көн, чөнки илдәге җәназа эшләренә караган хезмәткәрләр дә эштән туктап протест чараларына чыккан.

Протестчылар хөкүмәт кабул иткән яңа икътисад чараларына ризасызлык белдерә.
XS
SM
MD
LG