Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:23

Чуашстанның Шыгырдан авылында “Өч сәхабә” дип аталган җәмигъ мәчет ачылды. Шыгырдан авылында төзелгән бу җиденче мәчет булды. Тантаналы ачылышта Русиянең утызга якын төбәк мөфтие, Русия баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин һәм күпсанлы кунаклар катнашты.

Шыгырдандагы әлеге мәчет моннан ике ел элек төзелә башлады. Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов мәчет төзү хакында фәрманга кул куйганнан соң, Шыгырдан халкы, эшмәкәрләр мәчет төзү эшенә кереште.

Моңа кадәр әлеге урында торган, 1989 елда төзелгән мәчет башка җиргә күчереп куелды. Моннан нәкъ менә 100 ел элек төзелгән, бүген мәчет каршындагы мәктәп бинасы булып торган мәчет тә яна мәхәлләгә күчерелде.
Ә алар урынына яңа җәмигъ мәчет төзелде.


Дөньяда бер генә

Җәмигъ мәчет Русиядә дә, дөньяда да бер генә. Мәчетләр күп анысы, ә менә Чуашстанның Шыгырдан авылында төзелгәне бер генә. Чөнки, моңа кадәр ашык-пошык төзелгән авыл мәчетләреннән аермалы буларак, бу мәчет махсус проект белән ясалды. Аңа өлге итеп, Шәһри Болгарда, хәрабәләр хәлендә ятучы Хан мәчете үрнәк итеп алынды. Шулай итеп, моннан 6-7 гасыр элек төзелгән, татар ханнары намаз укыган мәчетнең заманча гәүдәләнеше Шыгырданда урын тапты.

Моннан тыш, җәмигъ мәчетнең эчке ягы да, Алтын Урда, Болгар дәүләте, Урта Азиядә булган милли, төрки һәм татар бизәкләре белән бизәлде. Бу эшне Үзбәкстан һәм Төркия осталары эшләде.

Мәчет яңа булса да, аның тарихи тамырлары бар. Башта ук, аның нигезенә Шәһри Болгардан алып кайтылган кырык таш куелды. Олы манарасының эченә дә, Шәһри Болгар мәчетеннән сакланып калган бизәлеш ташлары куеп калдырылды. Шулай итеп төрде дәверләренең тарихи чылбыры барлыкка килде.


200 еллык татар мөнбәре


Шыгырдандагы әлеге мәчеттә ике йөз еллык мөнбәр дә саклана. Аның язмышы шактый кызыклы. Бу мөнбәрдә татар дөньясының танылган дин белгечләре, имамнары вәгазь сөйләгән. Шулардан, Шиһабетдин Мәрҗани, Камаретдин Салихов, Габделхак Саматовлары атап үтеп була. Элек Казан кирәксенмәгән мөнбәр, хәзер төзекләндерелеп, сипләнеп, беренче шәкеленә кайтарылды һәм Шыгырдан мәчетенең беренче катын бизәп тора.

Ә икенче каттагы гаҗәп матур мөнбәрләрне Төркиянең Әл-Азигъ төбәге мөфтияте бүләк итте.

Шыгырдан тантаналарга остара


Шыгырдан тантаналарны оештыру җәһәтеннән шактый остарып бара. Чөнки соңгы елда бу авылда шактый чаралар узгалап тора. Әмма мәчет ачылу тантанасын әзерләүдә Чуашстан мөфтияте белән бер рәттән, авылның ике урта мәктәбе дә, авыл җирле идарәсе дә, Шыгарданның яше-карты да, мәчетләре дә бердәм катнашты. Хәтта, олы-олы сәүдәгәрләр, җирле башлыклар үзләре үк урамнарда һәм мәчет тирәләрендә чәчәкләргә су сибеп, урам җыеп йөрделәр, дип сөйлиләр Шыгырданда.


Шәймиевка бүләк китте

Мондый әзерлек белән, авыл халкы мәчет ачылу тантанасын да күркәм итеп оештырды. Шыгырдан халкы гына түгел, мәчет ачылышында тирә-як авыллардан да, Русиянең башка төбәкләреннән дә дистә меңнән артык кеше катнашты. Ерак төбәкләрдән саналган Әстерхан, Ямал-Ненец округы ише төбәкләрдә дә автобуслар белән кешеләр җыелып килде. Гомумән алганда, Русиянең 30 лап төбәгеннән мөфтиләр, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.

Тантанада, Русия баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Төркиянең Мәскәүдәге илчелеге вәкиле Бәкир Гәрәк, Русиянең Идел буе бүлгесе вәкилләре чыгыш ясады.

Мәчет ачу тантанасы Камал театры артистлары башкаруында театрлаштырылган сәхнә күренеше белән ачылды. Анда Болгар дәүләтенә Багъдат хәлифәлегеннән илчеләр килгәнлеге сурәтләнде. Тарихта бу хәл 922 елда булган дип язалар. Шул елда болгар дәүләте рәсми рәвештә Исламны дәүләт дине дип игълан иткән.

Соңыннан кунаклар, мөфтиләр вәгазь сөйләделәр. Мөфтиләр белән бер рәттә татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров та чыгыш ясады.


Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов, Шәһри Болгар шәһәрен сурәтләгән өч келәмне Тәлгать Таҗетдинга, Чуашстан президенты Николай Федоровка, Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевка бүләк итте. Шәймиевка әлеге бүләк Ринат Закиров аша юлланды.

Мәчеттә соңрак өйлә намазы укылды.

Шыгырдан сабан туе


Намаздан соң, кунаклар мәчеттән ерак булмаган мәктәп стадионында авыл сабантуенда катнаштылар. Урам буйлап чәчәкләр тоткан балалар коридоры аша мәйданга юл алдылар алар. Мәйданда исә, Казаннан килгән җанлы инструменталь ансамбль һәм Казанның Сәйдәш исемендәге бию коллективы тулы көченә бәйрәмне кыздырып ята иде.

Барлык кунаклар да, сабантуен рәсми ачкач, шул мәйданында ук урнашкан шатырларга юл тоттылар. Авыл халкы мәчет ачылу хөрмәтенә дистәләгән корбан чалган иде.

Сабантуе концерты гына да 7 сәгать дәвам итте. Көрәштә җиңүчегә яшь тай бирелде. Шулай итеп, Шыгырдандагы мәчет ачылу бәйрәме сабантуй белән тәмамланды. Кичке якта, яңа ачылган җәмигъ мәчете янында салют булды.


Төзүчеләр кемнәр?


Инде, берничә сүз белән янәдән мәчет төзү тарихына әйләнеп кайтыйк. Мәчеттә бер юлы 1300 кеше намаз укый ала. Шуның белән ул Казандагы Кол Шәриф мәчетенә тиңләшә ала. Җәмигъ мәчет ике ел эчендә төзелеп бетте дигән идек. Авыл халкы акчасына төзелде. Әмма, иң күп чыгымнарны “Булат” ширкәте башлыгы Ринат Абдулвәлиев һәм “Шыгырдан” ширкәте җитәкчесе Зөфәр Халитов керттеләр. Алар икесе дә шыгырданнар, шунда ук яшиләр.

Кайбер мәгълүматларга караганда, аларның бу мәчеткә керткән өлеше 50 миллионлап рубльне тәшкил итә. Бәйрәмдә таратылган сувенирлар гына да берничә йөз мең сумга төшкән.

Шыгырданнар, шулай итеп, Болгар һәм Алтын Урда заманнарыннан калган тарихи мирасны торгыздылар. Бу хакта артык шапырынмадылар, вакыфлар төземәделәр. Ә гади сабырлык белән эшләделәр дә, эшләделәр.

Тынычланырга иртә

Бер эшләргә күнеккән шыгырданнарга әле тынычланасы юк. Быел, шундый ук зур чаралардан, җиденче тапкыр “Шыгырдан укулары” дип аталган фәнни конференция көтелә. Киләсе елда исә Русия татар авылларының икенче сабантуе Шыгырданда узачак. Дәүләттән әллә ни ярдәм алмыйча, үз көнен үзләре күрергә күнеккән Чуашстан татарларының бу чараларны да зур осталык белән уздырасылары бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG