Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:02

Греция полициясе иминлек идарәсенә булган һөҗүмне тикшерә


Греция полициясе иминлек идарәсе бинасына шартлаткычның ничек үтеп керүен тикшерә. 24нче июньдә илнең террорчылыкка каршы көрәш идарәсе башлыгы Михалис Хрисоһоидос исеменә җибәрелгән пакет, ачканда шартлый. Шартлауда идарә башлыгы урынбасары һәлак булды, идарә башлыгының үзенә зур зыян булмады.

Ил премьер министры Георги Папандроу һөҗүмне хөкем итеп вакыйганы террор гамәле буларак атады.

Хәзер төп сорау илнең югары технология белән иң яхшы саклаган бинасына, шартлаткыч бер матдәнең ничек иминлек җиһазларына эләкмичә керә алуы.

Чөнки шартлау булган бинада, Грециянең иң югары дәрәҗәле полиция башлыклары белән беррәттән террорга каршы хезмәт бүлеге офисләре урын ала.

Һөҗүм турында әлеге беркем дә җаваплылыкны үз өстенә алмады.

XS
SM
MD
LG