Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:11

Казанда “Тынычлыкның яратылышы” фестивале үтә


Татарстан башкаласы өченче тапкыр рок-музыка фестиваленә 30 илдән 150ләп башкаручыны җыйды.

Казан Кирмәне каршындагы мәйданда фестивальне шәһәр башлыгы Илсур Метшин ачты. Тамашачы алдында Русия, Украина, Мексика, Сербия, Англия, Франция, Молдова һәм АКШтан җырчылар чыгыш ясый. Азакта фестивальне оештыручы Андрей Макаревичның да чыгышы көтелә.

Кичә узган матбугат очрашуында Макаревич Казанны “иң толерант шәһәр” дип атады.

Беренче тапкыр “Тынычлыкның яратылышы” фестивале Казанда 2008 елда Көньяк Осетиядәге сугыштан соң ук узды. Ул елны Татарстан башкаласында осетин һәм грузин җырчылары Ирина Томаева һшм Этери Бериашвили бергә чыгыш ясаган иде.

Узган ел чарага 200 меңнән артык халык җыелды. Фестивальдә 14 илдән барлыгы 25 төркем катнашты.

Чараның максаты – музыка тыңларга килүчеләрне төрле илләр һәм мәдәниятләр белән таныштыру аша сабырлыкка һәм толерантлыкка өйрәтү.

XS
SM
MD
LG