Accessibility links

KAZANHALAL 2010 ярминкәсе ачылды


“Казан” милли-мәдәни үзәгендә KAZANHALAL 2010 ярминкәсе ачылды. Бу чараны II Халыкара ислам бизнесы һәм финанс саммиты кысаларында хөкүмәттән бәйсез ислам бизнесы үсеше фонды оештырган. Аны уздырырга Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан диния назәрәте каршындагы “Хәләл” комитеты һәм мөселман эшкуарлары ярдәм иткән.

Ярминкәдә кием, ит, сөт һәм икмәк азыклары, кремнар һәм дарулар, җиһазлар, китаплар һәм һәдияләр тәкъдим ителгән. Теләгән һәр кеше өч көн эчендә хәләл ризыкларны тәмләп, ошаган кием яки башка әйберләрне сатып ала ала. Ярминкә вакытында хәләл ризык һәм товарларны җитештерүне арттыру турында эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр бара.
XS
SM
MD
LG