Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанның көньягы референдумда сүлпән катнаша


Кыргызстан конституциясенә үзгәрешләр кертүгә багышланган референдумда илнең төньягы әүземрәк катнаша, дип хәбәр ителә.

Күптән түгел канлы бәрелешләр булган көньяктагы Ош һәм Җәләл-Абад өлкәләрендә халык тавыш бирүгә катнашмый.

Вакытлы хөкүмәт рәисе Роза Отумбаева илнең көньягында 28 июньнән яңадан коммендант сәгате гамәлгә керәчәк, дип белдерде. Милләтара бәрелешләрдә һәлак булганнарның саны 283, дип хәбәр ителде.

Референдумга Кыргызстанда идарәне президент республикасыннан парламент республикасына үзгәртү турында мәсьәлә тавышка куелган. Референдумга 200ләп халыкара күзәтүче килгән.

Тавыш бирү нәтиҗәләре бер атнадан көтелә.
XS
SM
MD
LG