Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:24

Британия хәрби көчләр көнен билгеләде


Шимбә көнне Британия хәрби көчләр көнен билгеләде.

Ел саен зур бәйрәм чаралары сайлап алынган бер шәһәрдә үтә. Быел хәрби йөреш Кардифф шәһәрендә узды. Хәрбиләр парадын һәм ветераннарның йөрешен карарга дип 50 меңләп кеше җыелган.

Ил буйлап бу көнне 350ләп төрле чара узды. Патшабикә Елизавета II гаскәрләргә мөрәҗәгатендә Британия хәрбиләренең һөнәри осталыкларын һәм батырлыгын билгеләде.


XS
SM
MD
LG