Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:08

Сембердә мәктәпләрне ябуга каршы чара дәвам итә


Сембер мәктәпләрен ябуга протест белдереп игълан ителгән ачлык чарасына кушылганнар саны арта.

Пәнҗешәмбе көнне шәһәрнең 7 санлы мәктәбе укытучылары һәм ата-аналар ачлык игълан итте. Шәһәр хакимиятләре бу мәктәпне укучылар саны аз булуы сәбәпле ябу турында карар кабул иткән. Шәһәрнең тагын 4 мәктәбенең ябылачагы хәбәр ителде.

Бүген ачлык чарасына 8 санлы мәктәп кушылды. Бу уку йортын да бюджет акчалары җитмәү сәбәпле ябарга карар ителгән.

Бүген шәһәрнең үзәк мәйданында 30 дәрәҗәлек эсседә чатырларда 30дан артык кеше ачлык чарасында катнашты.

XS
SM
MD
LG