Accessibility links

Кайнар хәбәр

КамАЗ акционерлары хисап тотты


Июнь ае азагында КамАЗ ширкәте шактый зур чаралар билгеләде. Шуларның иң мөһиме ширкәт акционерларының еллык җыелышы. Җыенда Татарстан премьер-министры катнашуы чарага беркадәр дәрәҗә өстәде. Быелгы җыелыш буласы бина янында акцияләргә дивидентлар, башка юнәлештә канәгатьсезлек белдерүче төркемнәр күренмәде.

“Менә КамАЗда мөһим вакыйга булды, өр-яңа буяу линиясе тулысынча сафка басты. Бу инвестиция проекты соңгы елларда тормышка ашырылганнарның иң зурысы булды. Ул моннан дүрт ел элек башланган иде, һәм аны үзләштерү 1,5 миллиард сумга төште. Әлеге линиядә КамАЗ машиналары өчен ел саен 75 мең кабина буялачак һәм буяу сыйфаты буенча илдә иң яхшыларның берсе булачак.

Русия автомобиль сәнәгатендә бөтен ширкәтләр дә шактый зур зыян күрде. Бу тармакта җитештерү күләме, 2008 ел белән чагыштырганда, 3,2 тапкыр азрак булды. Бу җәһәттән “КамАЗ”ның хәле чагыштырмача яхшырак, җитештерү һәм сату күләме 45%ка гына кимеде. “КамАЗ”ның Русия автомобиль базарындагы өлеше 28%тан 55%ка кадәр артты.

Фәим Җиһаншин
2009 елда дәүләтнең безнең тармакка ярдәме 60,5 миллиард сум белән исәпләнә. Шуның 23%, димәк, 14 миллиард сумы “КамАЗ”га туры килде”, диде КамАЗның матбугат департаментының баш белгече Фәим Җиһаншин акционерлар җыены хакында, генерал директор Сергей Когогин чыгышларына нигезләнеп.

Быел да ширкәт акционерларына дивидентлар түләнми. Акционерлар җыенында директорлар шурасының яңа идарәсе тәкъдим ителде һәм ул бер айдан соң Мәскәүдә расланачак. Башка еллардан аермалы буларак, КамАЗ ике-өч көнгә дистәгә якын Мәскәү журналистларын да чакырган. Гомумән, КамАЗның Мәскәү журналистларын шушылай чакырып, күптән кунак иткәне юк иде.
XS
SM
MD
LG