Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара күзәтүчеләр Кыргызстандагы референдум шартларыннан канәгать


Халыкара күзәтүчеләр, Кыргызстанда кабынган канлы этник каршылыклардан соң оештырылган референдумның тыныч шартларда узуын, белдерде.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре якшәмбедә конституциягә үзгәрешләр кертү максатында оештырылган референдумның өлешчә гадел узуын күзәткән. Шулай да вәкилләр вакытлы кыргыз хакимиятен парламент сайлавы өчен иминрәк шартлар тудырырга чакыра.

Референдумга Кыргызстанда президент вәкаләтeн күбрәк парламентка калдыру мәсьәләсе тавышка куелган. Референдумга 200ләп халыкара күзәтүче катнашкан иде.

Тавыш бирү нәтиҗәләре бер атнадан көтелә.
XS
SM
MD
LG