Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Зур Егермелек” бюджет дефицитын киметү мәсьәләсендә килеште


Дөньяның икътисадта иң алдынгы һәм тәрәккыять юлындагы илләрне тәшкил иткән “Зур Егермелек” илләре җитәкчеләре, бюджет дефицитларын киметергә килеште.

Торонтода узган саммитта чыгыш ясаган Канада премьеры Стефан Һарпер, бай илләрнең милли дефицит бурычларын 2013 елга кадәр яртылаш киметү мәсьәләсендә килешүен белдерде.

Һарпер бу карар белән бергә глобаль икътисади кризистан чыгу процессына зыян килмәсен өчен кыска мөддәткә булса да, икътисади чараларны дәвам иттерергә чакырды. Һарпер фикеренчә, әлеге икътисади чаралар базар икътисадын җанландыру өчен шарт.

Ике көн дәвам иткән саммитта Германия тарафыннан тәкъдим ителгән банкларга глобаль дәрәҗәдә яңа уртак салым системасы кертү турында уртак карар булмады. Бу мәсьәлә алдагы саммитка каралыр дип көтелә.

Саммит барышында бай илләр белән тәрәккыять юлына баскан илләр арасында, дефицитны тиз арада киметү мәсьәләсендә фикер аермалыгы бар дип белдерелгән иде.

АКШ президенты Барак Обама казнадагы дефицитны киметү икътисади бөлгенлектән чыгу процессына тискәре йогынты ясап, кайбер илләрне кабат ресeсияга этәрергә мөмкин дип кисәтте.

Грециядәге икътисади кризистан шактый тәҗрибә җыйган Европа илләре, бюджеттагы дефицитны киметү турындагы карарны хуплап каршы алды.

Дөнья илләре шулай ук дөнья банкларын валюта кыйммәтен ирекле тотарга чакырды. Мәгълүм булганча, Кытай милли акча берәмлеге юньнең соңгы арада бәясе арткан иде. Юань кыйммәтенең артуы, илләр арасындагы мал әйләнешенә тәэсир итә.

Саммитта шул ук вакытта халыкара сәясәткә дә игътибар юнәлдерелде. Җыенда Төньяк Кореаның Көньяк Кореа көймәсенә булган һөҗүме телгә алынды. Сeул Төньяк Кореаны 47 кеше булган көймәгә һөҗүм ясап аны батыруда гаепли.

Моннан кала АКШ президенты Барак Обама саммит кысаларында Төркия премьеры Эрдоган белән дә очрашкан. Төркия мәгълүмат чаралары белдерүенчә, әлеге очрашуда Террорчылык һәм Газзә ярдәм көймәсенә булган һөҗүм дә каралган. АКШ президенты үз чиратында Төркия белән Израил арасында булган киеренкелеккә ризасызлык белдергән.

Саммит вакытында Төркия белән Русия 2013 һәм 2014 елда “Зур Егермелек” җыенын үз илләрендә уздыруны таләп итте.
XS
SM
MD
LG