Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:11

Казанда үткән “Тынычлыкның Яратылышы” фестивален караган яшьләр чарада татар җырлары күбрәк яңгырарга тиеш дип белдерә. III фестивальне 200 меңләп тамашачы карады. Анда дөньяның төрле илләреннән күренекле төркемнәр катнашты.


AZAT төркеменең башлыгы Азат Гыйлметдинов әлеге фестивальдән соң олы хыялының тормышка ашуын белдерә. “Казан консерваториясендә укыганда ук безнең борынгы музыка традициясе – мөнәҗәтләр, бәетләр белән нык кызыксындым. Татар милли музыкасын замана музыкасы белән берләштерү күптәнге хыялым иде”, ди Гыйлметдинов.

AZAT төркеме зур түгел. Биш кеше алар, ә дүртесе сәхнәдә. Этно-рок юнәлешендә татар телендә җырлыйлар. “Тынычлыкның Яратылышы” фестивалендә алар башкарган “Ай былбылым” җыры һәркемнең дә күңеленә барып җиткән.

“Татар яшьләре бик күп иде. Минем янда басып торганнар “Ай былбылым”ны хор белән җырладылар. Татар һәм шулай ук руслар да “Ай былбылым” башкарылганда биеп йөрделәр. Бу җыр татар бию көе мотивлары кушып эшләнгән иде. Минемчә, татар яшьләре шундый музыка тыңлап үзләренә күрә белем дә ала”, дип белдерде Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студенты Ленар Мөхәммәдиев.

Ул әлеге фестивальдә татар көйләре яңгырау мәҗбүри булырга тиеш ди. Гыйлметдиновның татарча рәхмәт сүзләре әйтүе дә, иң ахырда барлык катнашучылар белән бергә татарча җырлавы да яшьләрнең күңеленә хуш килгән.

Сәнгать сәясәттән өстен

Мөхәммәдиев “Тынычлыкның Яратылышы”н Казаннан инде берничек тә аерып алып булмый торган мәдәни чара ди. Төрле халыклар, милләтләр үзара дустанә тынычлыкта яши торган башка урыннар да булуын, әмма Татарстан башкаласының үзгәрәк икәнлеген ассызыклый. Сәнгатьнең сәясәттән күпкә өстен булуын да әйтә.

Фестивальдә үзбәк һәм кыргыз җырчысы бергә җырлады. Оештыручылар әлеге дуэтны бергә сәхнәгә чыгарып әле күптән түгел генә низаг булган төбәктә яшәүчеләр тугандаш халыклар икәнлекне күрсәтергә теләде.Саламат Садыкова һәм Мансур Ташматов “Кил миңа” дип аталган үзбәк җыры башкарды. Анда гашыйк кыз һәм егетнең бер-берсен очрашуга чакыруы турында сүз бара.

“Татар-информ”га Ташматов әлеге җырны башкарганнан соң: “Чынлыкта Урта Азия халыклары бер-берсе белән сугышмый, кемдер бу низагны чыгара, гасырлар буе кыргызлар, үзбәкләр һәм таҗиклар күрше булып яшәгән”, дип белдергән. Халыкларны берләштерүгә шундый җырлар башкарып кына үз өлешеңне кертеп булганлыгын әйткән. Садыкова исә үзенең яңа дустын Бишкәктә узачак иҗат кичәсенә дә чакырган.

AZAT төркеменең башлыгы Азат Гыйлметдинов исә Молдовадан Zdob Si Zdub төркеме белән дуслашкан.

“Zdob Si Zdubның юнәлеше безнекенә охшаш. Алар да заманча музыканы милли көйләр белән төрәләр. Аннары Америкадан килгән Run Run Run төркеме белән инглизчә аралаштык. Мин үземнең юнәлеш турында сөйләдем. Алар аны бик якын итеп кабул итеп, бик кызык икәнлеген белдерделәр”, ди Гыйлметдинов.

Run Run Run рок-н-ролл традицияләрен саклап, аны бөтен матурлыгы һәм дәртлелеге белән тамашачыга җиткерүче төркем икән. Ике генә альбомнары чыкса да, “Тынычлыкның Яратылышы” фестивален оештыручылар алар бөтен Америкада данлыклы дип әйтә.

Чарада СПЛИН, ЧАЙФ һәм башка күренекеле төркемнәр катнашты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG