Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:08

Казанда бөтенрусия журналистлар конгрессы үтте


Конгресс делегатларын Изге Болгар җирендә каршы алу

Конгресс делегатларын Изге Болгар җирендә каршы алу

25-27 июнь көннәрендә Русия төбәкләренең һәм милли мәгълүмат чараларының IV Конгрессы булып узды. Конгресс Русия һәм Татарстан журналистлар берлекләре һәм Татмедиа агентлыгы тарафыннан оештырылды.

Журналистлар җыенының төп максаты – төбәк һәм милли мәгълүмат чараларының хәзерге хәле һәм үсеш юллары турында фикер алышу, үзара тәҗрибә уртаклашу иде.

Конгресста Русия төбәкләренең өлкә, район газет-журналлары мөхәррирләре, милли мәгълүмат чаралары, телерадиоширкәт вәкилләре, җирле хакимиятләрнең мәгълүмат чаралары буенча җаваплы хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты.

Русиянең 40тан артык төбәгеннән җыелган журналистларны башта Казанның истәлекле тарихи урыннары, 2013 елда булачак Универсиада корылмаларының төзелеше, Казан кирмәне белән таныштырдылар.

Аннан соң конгресс делегатлары «Пирамида» үзәгендә уздырылган Татарстанның тарихи һәйкәлләрне тергезү «Яңарыш» фондының тәкъдим итү чарасында катнаштылар.

Конгресста канташучылар Зөя утравында


«Яңарыш» фондының рәисе, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев үзенең чыгышында, фонд беренче чиратта Болгар шәһәрчеген һәм Зөя утравын төзекләндерүне дәвам итү белән шөгыльләнәчәк, диде. "Бу тарихи-мәдәни урыннар ике-өч ел эчендә тулысынча диярлек тергезелеп, туризм үзәгенә әверелергә тиеш", диде Миңтимер Шәймиев.

Конгресс делегатлары Зөя утравына һәм Болгар шәһәрчегенә сәяхәт кылдылар, бу җирләрнең бүгенге көндә нинди хәлдә булуын үз күзләре белән күрде.

IV Конгресс дүрт катлы “Федор Шаляпин” көймәсендә барды, мастер-класслар, “түгәрәк өстәл”ләр, Русиянең танылган журналистлары һәм Татарстан хакимияте вәкилләре белән очрашулар да анда үтте.

Программада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу каралган иде, әмма, оештыручылар әйтүенчә, җитди сәбәпләр аркасында әлеге очрашу булмый калды. Журналистлар янына Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков килде.


Очрашуда Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Дәүләт шурасы рәисе урынбасары, Татарстан журналистлары берлеге рәисе Римма Ратникова һәм Татарстанның массакүләм мәгълүмат коммуникацияләре агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов катнашты.

Илдар Халиков Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән конгресс делегатларын сәламләде. Премьер-министр очрашу барышында төбәкләрдә алып барылган сәясәтнең журналистлар тарафыннан дөрес яктыртылуының мөһимлегенә аеруча басым ясады, күпсанлы сорауларга җавап бирде.

Татар журналистлары, үз төбәкләрендә нәшер ителүче газетларда Татарстан хәбәрләре тупланган өстәмә бит булдыру тәкъдиме белән чыктылар. Илдар Халиков бу сорауны тиз арада хәл итәргә вәгъдә бирде.

Марат Моратов, конгресс кысаларында оештырылып килүче “Многоликая Россия” бөтенрусия журналистлар бәйгесе турында белдерде. Анда катнашырга чакырып, 4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә нәтиҗәләр игълан ителәчәген, гран-прига лаек булган җиңүче Татарстанда җыелган “Фиат” җиңел машинасы белән бүләкләнәчәген әйтте.


Журналистлар белән “Огонек” журналының баш редакторы Виктор Лошак, “Известия” газетының баш редакторы урынбасары Андрей Реут, “Евро Ньюс” ширкәтенең агентлар челтәре директоры Жильберто Грибадо, СPL ширкате пиар-җитәкчесе Антон Хреков, “Культура” телеканалының “Мәдәният яңалыклары” студиясе җитәкчесе Владислав Флярковский, “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Айдар Сәлимгәрәев тә очрашты. Делегатларга “Татарстан”, “Ялкын”, “Сөембикә” һәм башка журналлар бүләк ителде, башка төбәкләрдә нәшер ителүче басмалар да таратылды.

Эшлекле очрашулар белән беррәттән конгресс программасында мәдәни чаралар да каралган иде. Делегатлар 26 июнь көнне Кирмән янындагы "1000 еллык" мәйданында барган “Тынычлыкның яратылышы” дип аталган Халыкара рок-музыка фестивален тамаша кылды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG