Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 5 НАТО хәрбие үлде


Әфганстанда биш НАТО хәрбие һәлак булган. Аларның дүртесе Норвегиядән.

Норвегия саклану министрлыгы дүрт Норвегия хәрбиенең Әфганстанның төньягында үтерелүен белдерде. Үтерелгән биш кешенең берсе исә илнең көньягындагы һөҗүмдә һәлак булган.

Әфганстанда башка айлар белән чагыштырганда июнь аенда үлгән хәрбиләр саны арткан. Соңгы бeр айда 90нан артык хәрби үтерелдe.
XS
SM
MD
LG