Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия һава киңлеген Израилгә япты


Төркия үз һава киңлеген Израил очкычларына япты. Торонтода атда ахырында җыелган "Зур егермелек" җыенында чыгыш ясаган Төркия премьер-министры Таййип Эрдоган, Төркиянең Израилгә һава киңлеген куллануны туктатуын белдерде.

Израил хәрбиләренең Газзәгә ярдәм ташыган көймәгә һөҗүм оештыруыннан соң Израил белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр кискенләшә башлады.

Һөҗүм вакытында 19 цивиль һәлак булган иде. Аларның тугызы чыгышы белән Төркиядән.

Төркия халыкара диңгез чигендә булган бу һөҗүмне бәйсез рәвештә тикшерү өчен БМОга мөрәҗәгать итте. Израилне бу һөҗүме өчен гафу үтенергә чакырган Төркия, бу ике таләп үтәлмәгән очракта, Израил белән мөнәсәбәтләрне өзәчәген алдан ук белдергән иде.
XS
SM
MD
LG