Accessibility links

СIА: АКШны Әфганстанда алга таба авырлыклар көтә


АКШ күзләү идарәсе CIA, Әфганстандагы сугышның алга таба тагын да читенрәк булачагы һәм озаккa сузылачагы турында кисәтте.

АКШ үзәк күзләү идарәсе башлыгы Леон Панетта АКШның "хакимияттә үз проблемалары булган, наркотик, ришвәтчелек һәм сугышчылар кебек төрле проблемалары булган бер ил белән эш итүен" искә төшерде.

Панетта ABC ТВ каналына биргән әңгәмәсендә, АКШ Әфганстанда күпмедер дәрәҗәдә уңышка ирешсә дә, шартларның алга таба читенрәк булачагы турында кисәтте. Әфганстанда сугыш шартларының көннән-көн үзгәрүен әйткән Панетта, процесс әкрен эшли дип белдерде.
XS
SM
MD
LG