Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:13

Югары уку йортлары укырга керергә теләүчеләрдән гаризалар кабул итәргә әзерләнә. Казан федераль (Идел буе) университетының татар филологиясе факультеты быел да 35 студент кабул итәчәк. Факультет деканы Искәндәр Гыйләҗев фикеренчә, быел татфакка килергә теләүчеләр күбрәк булачак.

Татар филологиясе факультеты студенты булыр өчен рус теле һәм әдәбияты, Русия тарихыннан, татар-инглиз бүлегенә керүчеләр инглиз теленнән имтихан тапшырырга тиеш. Быелгы абитура үзенчәлекләре турында факультет деканы, профессор Искәндәр Гыйләҗев белән сөйләштек.

Искәндәр әфәнде, татар филологиясе факультетында узган ел белән чагыштырганда студентлар кабул итүдә үзгәрешләр көтеләме?

Зур үзгәрешләр көтелми. Студентларны БДИ нәтиҗәләре буенча кабул итәчәкбез. Университетта, журналистика факультетын санамаганда, бездә иҗади имтихан бетерелмәде. Булачак студентларыбыз имтиханнардан тыш инша да яза. Барлыгы 35 студент кабул итәргә җыенабыз. Әлбәттә, бу сан бик аз. Узган ел студентлар туплауда кыенлыклар да килеп чыкты. Чөнки абитуриентларның күбесе рус әдәбиятыннан БДИ тапшырасын белмәде. Шуңа аларның бер өлешен кабул итә алмадык. Быел укучылар татар филологиясенә укырга керү өчен рус әдәбиятыннан имтихан тапшырырга кирәклекне белә.

Аннан шунысын да әйтергә кирәк, районнарга чыгып, укучылар, укытучылар белән очраштык, вакытлы матбугатта пропаганда эшен алып бардык. Халыкка татар филологиясендә үсү мөмкинлекләрен аңлаттык.

Халыкның татар филологиясенә карата мөнәсәбәте ничек?

Кызыксындырырга тырыштык. Чөнки безнең факультетта студентка үсү мөмкинлеге бар. Күпләр татфакны бетереп мәктәптә татар телен генә укытып була дип уйлый. Ләкин бит татар факультетын тәмамлап укытучы гына булмыйсың. Гомумән, татфак студентка татар теле, әдәбияты һәм мәдәнияте буенча зур белгеч булырга ярдәм итә. Ә бу юнәлештә Татарстанда мөмкинчелекләр шактый зур. Язучыларны, журналистларны, дәүләт органнарында эшләүчеләрнең күбесе татар филологиясе факультетында укыган бит.

Татарстанда татар һәм рус телләре икесе дә дәүләт теле булып санала. Әмма рус филологиясенә татарныкы белән чагыштырганда абитуриентлар күбрәк килә. Бу татар теленең дәүләт теле була алмавын күрсәтмиме?

Республикада татар һәм рус телләрен тигез дип сөйләнсәк тә, тигезлек юк. Бездә чын мәгънәсендә бер генә тел дәүләт теле – ул рус теле. Монда күп әйбер дәүләт оешмаларыннан тора. Бөтен проблеманы гаиләгә генә аударып калдырырга ярамый. Шуңа дәүләт бу юнәлештә эш алып барырга һәм татар телен куллануда шартлар тудырырга тиеш. Кызганыч, Татарстанда әлегә кадәр андый мөмкинлек юк.

Күпләр татар филологиясен тәмамлап, татар теле белгече булсам, эш таба алырмын микән дип уйлый. Бу исә кешеләрне татар теленә сагаеп карарга мәҗбүр итә. Әмма без абитуриетларга зур перспектива вәгъдә итәбез.

Университетка федераль дәрәҗә бирелү – факультетны үстерергә юл ача. Без тюркология, Урта Азия илләре белән элемтәләрне ныгыту юнәлешендә эш башларга уйлыйбыз. Ни гаҗәп, бүген Русиядә казакъ, үзбәк, азәрбәйҗан телен укыта торган үзәкләр юк. Шулай уку угро-фин телләрен өйрәнү эшен дә җәелдерергә телибез. Ләкин бу татар юнәлешен читкә тибәрү дигән сүз түгел. Безнең төп юнәлешебез булып барыбер татар теле, әдәбияты, тарихы һәм мәдәнияте калачак. Без киләчәктә татфакны татар дөньясын өйрәнү һәм тюркология институты итеп күрәбез.

Димәк, татфакта якын киләчәктә Урта Азия халыклары, Идел-Урал халыклары телләре өйрәнелә башларга мөмкин?

Бу, әлбәттә, бер көнлек эш түгел. Аны оештыру өчен белгечләр, структура кирәк. Без шушы юнәлештә эш алып барырга планлаштырабыз гына. Быел килгән абитуриентлар бу үзгәрешләрне күрәчәкләр дип уйлыйм.

Татар филологиясендә студентларны берничә төп юнәлеш буенча әзерлиләр.

Безнең төп белгечлекләребез түбәндәгеләр: татар теле һәм әдәбияты; татар теле, әдәбияты һәм тарих; татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле төркемнәре бар. Шулай ук тәрҗемәчелек; татар теле, әдәбияты һәм гарәп теле белгечлегенә студентлар кабул итәргә җыенабыз. Әмма моның өчен түләргә туры киләчәк.

Татар филологиясендә түләп уку күпмегә төшә?

Бәя ел саен артып тора. Бездә исә ул 29-30 мең тирәсе. Башка факультетлар белән чагыштырганда бу бик түбән.

Искәндәр әфәнде, татфакка керү өчен рус теле һәм әдәбиятыннан мәҗбүри имтихан бирдертүгә ничек карыйсыз?

Тискәре. Ләкин рус теле һәм әдәбияты һуманитар өлкәне сайлаган абитуриентлар өчен бик кирәк. Гомумән, рус телен яхшы үзләштерү сорала. Ә рус әдәбияты татар теле юнәлешен сайлаган кешегә бик үк кирәк түгел. Ләкин нишләмәк кирәк, без моны берничек тә үзгәртә алмыйбыз.

Татар әдәбиятыннан федераль дәрәҗәдә БДИ тапшыруны җайга салып буламы?

Хәзерге шартларда бу мөмкин түгел. Билгеле, тырышып карап була. Ләкин Мәскәү моңа каршы киләчәк.

Татар дәүләт һуманитар педагогика университетында да татар теле һәм әдәбияты факультеты бар. Әмма әлеге уку йорты да Казан федераль университетына кушылды. Татар факультетлары берләштереләчәкме?

Безнең уебызча, алар безгә кушыла, алар исә ике факультет берләшә дип фикер йөртә. Минемчә, без бердәм эшләргә һәм бер татар филологиясе факультеты булырга яки институт буларак оешырга тиеш. Быел исә студентларны алар үзләре, без үзебез кабул итәбез. Аннан соң ни буласын хәзергә берәү дә белми.

Казан федераль (Идел буе) университетының татар теле һәм әдәбияты факультеты деканы буларак сезнең янга ярдәм, киңәш сорап килүче абитуриентлар булдымы?

Беркемнең дә килгәне юк. Укырга керү турында укытучылардан, кабул итү комиссиясеннән сораучылар бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG