Accessibility links

Башкортстанда аномаль эсселек хөкем сөрә


Эселек 30 градустан югары тора. Яңгырлар урыны белән генә булу сәбәпле, күпчелек районнарда корылык. 36 район һәм 2 шәһәрдә гадәттән тыш хәл игълан ителде.

Аеруча Урал артындагы ун районда хәлләр катлаулы. Анда хәтта мал ашарлык та үлән калмаган. Инде Оренбур яклап республикага саранча тула башлаган. Соңгы көннәрдә мөселманнар Ходайдан яңгыр сорау йолалары үтәргә кереште.

Узган ял көннәрендә шундый йолалар Куергазы районында үтте. Русиянең авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник Башкортстанны корылыктан каза күргән Русиядәге беренче төбәк дип атады.
XS
SM
MD
LG