Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:26

Кыргызстанда яңа конституция турында референдум узды. Вакытлы хөкүмәт башлыгы Роза Отумбаева сүзләренчә, референдум нәтиҗәләре кануни хакимият һәм илдә парламент идарәсен урнаштыруга китерәчәк. Парламент идарәсе Үзәк Азия илләре өчен яңа тәртип.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы Кыргызстанны “үтәкүренмәле” референдум уздырганы өчен мактады. Әмма Русия яңа сәяси система хакимияткә экстремистик төркемнәрнең үтеп керүенә мөмкинлек тудырырга ихтимал дип борчыла.

Кыргызстан рәсмиләре якшәмбе сайлауда катнашучыларның 90%ан артыгы яңа конституцияне, ягъни илдә парламент идарәсен булдыруны хуплады дип белдерә. Бу исә октябрьгә билгеләнгән парламент сайлавын уздыруга мөмкинлек бирә.

Илнең сайлау комиссиясе референдумда 70%ка якын кеше катнашуын әйтә. Әлеге сайлау әле берничә атна элек кенә ким дигәндә 270 кеше үлеменә һәм 40 меңләбенең, (аеруча да үзбәкләрнең) үз яшәү урыннарын ташлап китүгә мәҗбүр иткән чуалышлардан соң узды.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының демократия һәм кеше хокуклары институты бюросы күзәтүчеләр төркемен җитәкләгән Борис Фрлец хакимиятнең тыныч референдум уздыру өчен тиешле шартлар тудыруын уңай бәяли.

“Киеренке хәлне, ягъни Ош һәм Җалал-Абадтагы чуалышлардан соң берничә атна узуга гына карамастан, вакытлы хөкүмәт һәм башка оешмаларның тыныч сайлаулар уздыра алуын танырга кирәк”, ди ул.

Җитешсезлекләр булса да...

Борис Фрлец
Шул ук вакытта Фрлец Кыргызстанның көньягында халык арасында курку хөкем сөрүен һәм анда сайлау дәрәҗәсе түбәнрәк булуын билгели. Моннан тыш, референдумда сорауның ничек куелуы да бик аңлашылып җитмәвен әйтә. “Кешеләр өч сорауга берьюлы үз фикерен белдерә алмады” ди Фрлец.

Шулай ук ул Кыргызстанның көньягында тынычлык булмау сәбәпле, референдумга өндәүләр тиешле дәрәҗәдә уздырылмавын, әмма шуңа да карамастан Кыргызстанда референдумга килүчеләрнең саны югары дәрәҗәдә булуын билгели.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы “Интерфакс”ка юллаган матбугат белдерүендә тагын берничә җитешсезлеккә туктала. Кайбер сайлаучылар берничә тапкыр сайламасын өчен кулланыла торган кәгазьгә кул куеп тормауларын әйткән. Исемлек төзү һәм аны тикшерү дә бик үк сыйфатлы үтмәгән, чөнки комиссия кайвакыт ул тәртипләрне белмәгән, ә кайвакыт белсә дә артык игътибар итмәгән.
Шуңа да карамастан, референдум апрель аенда президентлыктан бәреп төшерелгән Корманбәк Бакыевтан соң килгән вакытлы хөкүмәтнең канунилыгын раслады. Сайлауда катнашучыларның күпчелеге илдә парламент идарәсе булдыруны һәм күчеш чорында, ягъни 2011 елның азагына кадәр Роза Отумбаеваны президент итеп сайлануын яклады.

Отумбаева сүзләренчә, халык тотрыклылык, канунилык һәм демократия өчен тавыш бирде. Чөнки яңа конституция президент вәкаләтләрен шактыйга киметә. Бу исә президентның дилбегәне үз кулында нык тотарга күнеккән Үзәк Азия илләрендә беренче шундый тәртип.

Яңа конституциядә оппозициягә мөһим урын бирелә

Вакытлы хөкүмәт башлыгы якын тирәдә парламент сайлавы көне билгеләнәчәген әйтте. Анда исә 120 депутат урыны каралган. Сайлауда җиңгән партия премьерны билгеләячәк.

Хәзергә исә вакытлы хөкүмәт үз вазыйфаларын калдырырга һәм сайлауга әзерлек белән шөгыльләнергә тиеш. Ә яңа парламент сайланганчы аның вазыйфаларын вакытлы хөкүмәт вәкилләреннән төзелгән мәҗлес башкарачак.

Роза Отумбаева
Шулай итеп Отумбаева яңа конституция нигезендә көзгә илдә хакимият тулысынча урнаштырылып бетәчәген әйтте. Әмма үзе ул президент сайлавында катнаша алмаячак. Яңа президент исә 2012 елны алты елга дип сайланачак. Әмма аның вәкаләтләре нык чикләнәчәк, барлык идарә парламент һәм хөкүмәт кулына күчә.

Русия президенты Дмитрий Медведев исә бу яңа сәяси системаның киләчәгенә шик белән карый.

“Мин парламент идарәсе моделенең Кыргызстанда ничек эшләвен бик үк күз алдына китерә алмыйм. Бу бетмәс проблемаларның дәвамына, парламент каршылыкларына, җитәкчелеккә теге яки бу сәясәи көчләрнең килеп-китеп торуына һәм аның бер кулдан икенче кулга күчеп йөрүенә китермәсме? Шулай ук бу хакимияткә экстремистик юнәлештәге көчләрнең килүенә сәбәп булмасмы?”, ди ул.

Шунысы игътибарга лаек, конституциядә оппозиция хокуклары шактый якланган. Аларның вәкилләре югары канун чыгару оешмасында һәм финанс комитетларда җитәкчелек вазифаларында булырга тиеш.

Яңа оппозиция инде үзен белгертергә дә өлгерде. Элекке эчке эшләр министры, гадәттән тыш хәлләр министры, иминлек секретаре һәм башка сәясәтчеләр үз партиясен булдырды һәм хәзер депутат итеп сайланмакчылар. Шул ук вакытта алар референдум нәтиҗәләре белән килешмәүләре хакында белдерүләр ясый. Алар бу кадәр кешенең сайлауда катнашуын мөмкин хәл түгел дип бәяли.

XS
SM
MD
LG