Accessibility links

Кайнар хәбәр

Майонездан хәләл тамгасын алдырмакчылар


Татарстанда хәләл майонез тирәсендә бәхәс дәвам итә. Республиканың монополиягә каршы көрәш комитеты аны тыю яки тыймау мәсьәләсен тикшерә. Бәхәскә Русия мөфтиләр шурасы да кушылды.

Моннан берничә ай элек “Махеевъ” челтәренә караган “Эссен Продакшн АГ” ширкәте Казан май комбинатына дәгъва белдергән иде. Алар фикеренчә, ислам кануннарына туры килмәгән майонезлар җитештерелми, шуңа аны хәләл тамгасы белән чыгару дөрес түгел.

“Бизнес online” язуынча, узган дүшәмбе Татарстандагы монополиягә каршы көрәш хезмәте бу мәсьәләгә ачыклык кертергә тиеш иде. Ләкин идарәдә әлегә бу эшне карау һаман дәвам итүен әйткәннәр.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” комитеты бу эшкә инде үз мөнәсәбәтен белдерде. Алар моны интернет басмага көндәшлек белән бәйләп аңлатты. Чөнки хәләл тамгалы товарларга хәзер базарда ихтыяҗ арта бара. Майонезга килгәндә исә анда хәрәм матдәләр булмауга басым ясала. Моны дәлилләп комитет тикшерүләр уздырган.

Русия мөфтиләр шурасы да бу мәсьәләгә битараф калмады. “Хәләл” үзәге җитәкчесе Җәфәр Газизбаев хәләлнең шәригать һәм юридик якларын аера белергә кирәклекне әйтте. Ягъни беренче очракта хәрам булмаган бөтен әйбер дә хәләл дип санала. Юридик якка килгәндә исә, ул билгеләнгән халыкара һәм Русия тәртипләренә туры килүне истә тота.

Мисал өчен Русиядә инде 2002 елдан бирле халыкара “хәләл” стандарты эшләп килә. Ул шулай ук Татарстанда да бар. Һәр оешма анда мөрәҗәгать итеп, үзенең хәләл нигездә эшләргә сәләтле булуын күрсәтә ала. Моның өчен бары комитет вәкилләре килеп тикшерү генә уздыруы кирәк. Һәм бу барысы да бушлай.

Казан май комбинаты җитештергән майонез да шундый тикшерү узган һәм аңа “хәләл” тамгасы бирелгән.
XS
SM
MD
LG