Accessibility links

Назарбаев: "Кыргызстандагы хәлләр төбәк тынычлыгына яный"


Казакъстан президенты Норсултан Назарбаев Кыргызстанда соңгы атналарда булган вакыйгаларның Үзәк Азиядә төбәк тынычлыгына янавын белдерде.

Башкала Астанада бүген Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы тарафыннан әзерләнгән конференциядә катнашкан казакъ башлыгы төбәк иминлегенә игътибар юнәлдерде.

"Соңгы ун елда дөньяда булган канлы вакыйгалар халыклар арасындагы диалог урнаша алмавын күрсәтә", диде Назарбаев.

Кыргызстанда булган каршылыкларның төбәк тынычлыгына янавын әйткән Назарбаев, "бу төбәктә булган каршылыклар, бары тик канунсыз наркотик әйләнеше белән шөгыльләнгән һәм канунсыз корал саткан кешеләрнең генә көчен арттырачак", дип кисәтте.

Mәгълүмат чараларыннан кала, төрле этник милләтләр арасында аңлашып, тату яшәүнең әһәмиятенә тукталган Казакъстан башлыгы, икенче дөнья сугышыннан чыккан Европаның яңадан тәрәккый итүендә толерантлык, сабыр һәм башка мәдәниятне ихтирам итүенең зур тәфсире булуын искә төшерде.

Шулай ук конференциядә чыгыш ясаган БМО мәдәниятләр иттифагы югары вәкиле Йорге Сампайо, дин һәм милләтара низагның беркемгә файдасы булмаячагын әйтте.
XS
SM
MD
LG