Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:54

Удмуртия президенты Александр Волков Сабантуй буласы урыннарның әзерлеген “югары” дип бәяләгән. Удмуртия татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Ирек Шәрипов сүзләренчә, бәйрәм кысаларында министрлар алдында милли проблемалар да күтәреләчәк.


-Удмуртия президенты Волковның Сабантуй буласы мәйданнарны карап, тикшереп йөрүе, бу үзенә күрә бер PRмы?


-Юк! Бүген паркта журналистлар төркеме дә бар иде. Алар, алдан килешеп түгел, ә үзләре әзерлекне карарга дип килгәннәр. Президент журналистларсыз гына карап чыгарга карар кылды. Ул үзенең белеме белән төзүче. Шуңа әзерлекне ныклап тикшереп чыкты, чөнки Сабантуй буласы урыннарны әзерләүгә бик күп чыгымнар тотылды.

Ижау шәһәрендә яшәүче кеше буларак, безнең тырышлык белән күпме эш башкарылды дип, күңелдә горурлык хисе дә бар. Ижауның йөзе үзгәрде дип әйтергә мөмкин. Сабантуй узачак парк, ат чабышлары булачак ипподром нык үзгәрде. Гомумән алганда, төзекләндерү эшләренә генә 50 миллион акча тотылды. Күп эшләр Сабантуйга җайлы булсын дип, нигездә татар җәмәгатьчелеге сүзләренә колак салып эшләнде. Президент төзүчеләр эшенә “әзерлек югары” дигән билге куйды.

-Гадәттә, зур чаралар вакытында түрәләр янында үзара сөйләшкәндә зуррак проблемалар да күтәрү мөмкинлеге туарга мөмкин. Берәр сорау әзерләмисезме?

-Минем хәтеремдә андый очрашу булганы юк иде. 2 июль көнне үк Русиядән килгән кунакларны кабул итәчәкбез. Үзебезнең җитәкчелек һәм Дөнья татар конгрессы җитәкчелеге белән сөйләшеп 100 кешелек татар җәмәгатьчелеген җыябыз. Бу җыелышка Удмуртия президенты Александр Волков та киләм диде. Республиканың мәгариф, мәдәният, спорт, яшьләр эшләре һәм милли эшләр министрлары да чакырылачак.

Без Русиянең татарлар күпләп яшәгән төбәкләреннән килгән милли оешма җитәкчеләре белән бергә үзебезнең гомум проблемалар һәм Удмуртия татарлары алдында торган проблемалар турында да тагын бер кат сөйләшәчәкбез.

Анда мәгариф турында да сүз булачак. Яңа шартларда татар мәктәпләре һәм сыйныфларының эшен ничек күзаллавыбызны җиткерәчәкбез. Чөнки элек тә татар сыйныфларын булдыру кыен иде. Без 13-15 бала җыеп татар сыйныфларын ача идек. Беренчедән, шушы мәктәп тирәсендә яшәүче татар баласын табу кыен. Икенчедән, тапкан очракта да бу эшнең мөһимлеген ата-анасы аңлап җиткерми.

Ә хәзер 25 баладан да ким җыярга ярамый. Милли сыйныфларны ачу бик нык читенләште. Шуңа күрә, бәлки, Ижау шәһәрендә һәм Удмуртиядә татар якшәмбе мәктәпләре челтәрен булдыру кирәктер, дигән тәкъдим белән чыгыш ясарбыз.

Мәдәният тармагын алсак та, Удмуртиядә 30дан артык үзешчән сәнгать ансамбле эшләп килә. Ижауның үзендә ярымпрофессиональ ансамбль булдыру кирәк дигән фикерне күтәрәчәкбез.

Милли сәясәткә килгәндә, бәлки, күп төбәкләргә бездән өйрәнергә кирәктер. Чөнки Удмуртиядә 15 ел инде милли сәясәт министрлыгы эшләп килә. Ул мәгънәле министрлык булып чыкты. Безнең күп эшләребезнең хәл ителүе, шундый министрлык булып, аның көндәлек эшләп килүеннән дә торадыр.

Һәр төбәктә хакимият органнары милли мәсьәләләр белән шөгыльләнә инде ул. Кайберсе урамнардагы митингларны сүндерү белән шөгыльләнә. Кайберләре ниндидер зур шау-шу килеп чыкканны көтми, ә көндәлек милли сәяси эш алып бара. Удмуртия бу яктан көндәлек эш алып баручы, кызганычка каршы, сирәк республикалар исәбендә. Безнең бу министрлык татарлар белән дә көндәлек эшли.

Удмуртиядә 109 меңгә якын татар яши. Бар халыкның 6,9% тәшкил итә. 2-3 июльдә республика башкаласы Ижауда федераль Сабан туе узачак. Бәйрәмгә Русиянең 60лап төбәгеннән һәм чит илләрдән меңләгән кунак көтелә. Татарның милли бәйрәме Ижауның 250 еллыгына туры килә.

Дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты теләге белән 2001 елдан бирле Русиянең төрле төбәкләрендә федераль Сабан туйлары уза башлады. Узган ел Сембер шәһәрендә үтте.

XS
SM
MD
LG