Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:30

Янукович Бирдемөхәммәтне кунакка чакыра


Украина дәүләт башлыгы Виктор Янукович Төркмәнстан президенты Корбангули Бирдемөхәммәдовны Украинага чакырды. Бирдемөхәммәдовны туган көне белән тәбрик иткән Украина президенты Янукович, төркмән башлыгын 10 июльдә Украинага чакырды. Чакыру рәсми түгел, максат - дуслыкны арттыру.

Янукович Бирдемөхәммәдовка җибәргән юлламасында, Төркмәнстанның тотрыклы рәвештә икътисади һәм социаль яктан тәрәккый итүен әйтеп, Украинага булачак сәфәр ике ил мөнәсәбәтләрен ныгытуга өлеш кертәчәк, диде.

Янукович Украина президенты буларак сайланганнан соң Бирдемөхәммәдов аның белән 9 майда Мәскәүдә очрашкан иде.

XS
SM
MD
LG