Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:55

АКШ Иранга һөҗүм итәргә җыенмый


АКШ хәрби көчләре баш идарәсе рәисе генерал Майк Мүллен: "Иран атом коралына ия булу өчен атом тырышлыкларын дәвам иттерәчәк. Шулай да, АКШ Иранга хәрби басым ясарга җыенмый", диде.

Аспен иминлек форумында чыгыш ясаган Мүллен, АКШның Иранга ышануы өчен бернинди сәбәп булмавын әйтте. Ләкин АКШның Иранга каршы хәрби чара күрүе гомумән алганда төбәк иминлегенә җитди йогынты ясый ала. Моны АКШ һәм аның беректәше Израил дә яхшы аңлый.

Күптән түгел АКШ үзәк күзләү идарәсе башлыгы Леон Панетта, Иранның ике атом бомбасы ясый алырлык баетылган уранга ия булуын белдергән иде. Ләкин Панетта фаразлавынча, аны ясау бер елга сузыла ала.

XS
SM
MD
LG