Accessibility links

Кайнар хәбәр

Googlе Кытай таләбен үтәргә булды


Кытайда хезмәт күрсәтү рөхсәтенең кулыннан алыначагы турындагы кисәтүдән соң Googlе Пекин хакимиятенең цензура кертүенә каршы яңа ысуллар эзли.

Кытайдагы интернет кулланучылары Googlе аша эзләгәндә ирешкән нәтиҗәләр хакимият тарафыннан тикшерелә. Googlеның хакимият цензурасына каршы чыгуы, интернеттагы иң зур эзләнү адрессы Googlе ширкәте белән Кытай арасында киеренкелек тудырган иде.

Хакимият Googlеның хезмәт рөхсәтен озатмау белән яный.

Googlе әлеге каршылыкны җиңү өчен хәзергәчә Кытайдан кертелгән эзләнү сүзләрен турыдан-туры Һонг Конгтагы сәхифәгә юнәлтә иде. Кытай хакимияте бу адресны тикшерә алмый. Ләкин Кытай хакимиятенең соңгы басымнарыннан соң Googlе бу ысулдан баш тартырга мәҗбүр булды. Моның урынына Googlе үз эзләнү битендә Һонг Конгдагы сәхифәгә бары тик сылтамалар гына урнаштыра алачак.

Шулай итеп, Кытай кулланучысы турыдан түгел, ә үз ихтыяры белән бу сайтка ирешәчәк. Googlе бу ысул белән каршылыкның бетүенә һәм эшләү рөхсәтенең тагын озайтылуына өметләнә.
XS
SM
MD
LG