Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:46

Идел буендагы быелгы гадәттән тыш корылык Чуашстанда үзенең бөтен тулылыгы белән чагыла. Белгечләр, мондый дәрәҗәдәге корылык Африка илләрендә генә була диләр. Әлеге табигать күренеше бәла-казалар да, гадәттән тыш хәлләр дә чыгарып тора.

Мари төтене Чуашстанда

Мари тайгаларында чыккан янгын төтене бу көннәрдә бөтен Чуашстанны чорнап алды. Чуашстанның көньягында урнашкан татар авыллары, 150 километрдан килгән зәп-зәңгәр төтен эчендә калды.

Янгын Чуашстан урманнарын да читләтеп узмады. Алатыр якларында шулай ук урман янды. Мари урманнары кебек берничә йөз гектарны тәшкил итмәсә дә, янгын шактый көчле булган дип аңлаталар.

Карактан кала

Шыгырдан авылында бу көннәрдә, карактан кала, янгыннан калмый дигән мәкальне олысы-кечесе дә еш кабатлады. Авылда зур янгын булды. Шыгырданның шактый дәрәҗәле кешеләреннән саналган Ринат Нәмакаевлар йорты-җире янып көлгә әйләнде.

Хәзер авыл халкы да, җирле идарәләр дә аларга булышу белән мәшгуль.

Машиналар кирәк

Мондый янгыннардан соң, авылларда янгын сүндерү мәсьәләсендә даими сораулар туа. Шыгырданда да шулай булды. Әмма, Шыгырдан район үзәгенә якын булганлыктан, аерым янгын сүндерү машинасы юк. Хәзер авыл халкы да, авыл үзидарәсе дә, Шыгырданның үз янгын сүндерү машинасын булдыру өстендә эшли.

Чуашстанның тагын бер татар авылы Озын куакта янгын сүндерү машинасын үзләренчә хәл иткәннәр. Авылдагы “Тормыш” агрофирмасын җитәкләүче, Русия татар авыллары берләшмәсе рәисе Рәшит Сәнҗәпов фикердәшләре белән, авылда янгын сүндерү җайланмасын булдырганнар. Ул берничә тонна су соярлык мичкәдән һәм басым астында су сибә торган җайланмадан гыйбарәт. Аны трактор өстерәп йөртә. Аерым янгын сүндерү машинасына караганда очсызрак дип аңлаталар. Аның каравы, бәла-каза булганда, ярдәмгә вакытында килеп җитә ала.

Тукай авылы да үзенең янгын сүндерү машинасын булдыру өстендә эш алып бара. Авылның иҗтимагый киңәшмәсендә бу хакта былтыр ук сүз булган. Авылда янгын сүндерү машинасын булдыру өчен махсус урын кирәк. Ул урынга газ да, су да кергән булырга тиеш. Ягъни, авыл өчен бу шактый чыгымнар сорый торган гамәл. Хәзер, җирле хакимият белән бергә, тукайлар шул мәсәләне чишеп ятуда.

Җирле хакимияткә җиңелдән түгел. Чөнки, Тукай Урмай авылы белән бер үк җирле үзидарә санала. Ә бер үзидарәгә бер янгын машинасы участогы гына каралган. Урмай да урнашкан ул участок. Җирле хакимият тә, авыл иҗтимагый киңәшмәсе дә, хәзер шушы кануни мәсәләне бергә хәл итмәкчеләр.

Су юк!

Чуашстанның күп кенә авылларында коеларда су бетә башлады. Шыгырдан авылында бу хәл икенче ел кабатлана. Бу яклардагы авылларда үзәкләштерелгән су торбалары юк. Һәр кем үзенә кое булдыра. Әмма 10 метр тирәнлектәге коеларда да су кими, я бөтенләй кибә. Хәзер кайберәүләр 50 метр тирәнлектәге коелар казыта башлады.

Сусызлык башка авылларны да борчый. Урмай авылында су торбалар аша килә. Әмма, авылның интернеттагы сәхифәсендә, урмайлар бер-берсен суны сак кулланырга чакыра. “Халык, суны бәрәңге бакчаларына сибеп бетермәгез. Су бетә бара, торбаларда басым юк.”, дип аңлаталар авыл сәхифәсендә.

Уңыш аз була

Авыл халкы җирдә тырмашып көн итә. Әмма, ике ел рәттән килгән корылык уңышны быел мул бирдермәс, диләр авыл кешеләре. Чуашстандагы татар авылларында күп итеп кишер, кызыл чөгендер үстерәләр. Әмма быел күп кешеләрнең чәчкән орлыклары тишелмәде. Гектарлаган җирләр коры калды. Кемнәрдер унбиш сотый, кемнәрдер гектарлап чәчкән кишер, чөгендер кырларында алабута үсә.

Сусызлык бәрәңгеләрне дә үстерми башлады. Алар, кырык дәрәҗәгә якынлаша торган эсселектә саргая башладылар. Кырлардагы игеннәр сап-сары төскә кереп бара. Корылыктан кибәләр.

Чуашстанда әлегә синоптиклар яңгыр вәгъдә итми.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG