Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда икмәк биш тапкырга ким булачак


Татарстанда 30 көннән артык коры һәм эссе һава тору сәбәпле гадәттән тыш хәл игълан ителде. Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган ел 5 миллион тонна икмәк җыеп, авыл хуҗалыгы тармагында Русиядә беренчеләрдән булган Татарстанда, быел 1 миллион тонна икмәк тә җыелмаска мөмкин.

Корылык белән көрәшү өчен министрлыкта махсус штаб та төзелде. Сишәмбе район башлыкларын җыеп, Рөстәм Миңнеханов корылык белән көрәшүгә җитди карарга чакырды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында тармакларны үстерү бүлеге җитәкчесе Илдус Вәлиев сүзләренчә, фермерлар алдында торган төп проблема, мал өчен кышка азык туплау.

“Республикадагы барлык малга елына 3 миллион тонна азык җыела иде. Быел әлеге сан икеләтә кимиячәк. Шуңа күрә игеннәр өлгереп җиткәнне көтмичә аны чабу кулаерак. Кешегә ярамаса да малга ашарга китәр иде. Авыл халкына да кышка күбрәк печән җыеп калырга киңәш итәбез. Башка ел малга салам ашатмасак та, быел салам да кулланылыр күрәсен.

Шулай ук икенче елга чәчүлек әзерләп калдыру проблемасы кискенләшә. Гадәттә чәчүлекне без яңа игеннән ала идек. Киләсе елга элекке җыелганнардан аласы булыр. Инде бүген районнар арасында элемтә ныгытыла, чөнки корылык сәбәпле көчлерәк районнар игеннәре юкка чыккан районнарга ярдәм итәчәк”, ди Вәлиев.

Вәлиев сүзләренчә, җыелган икмәкнең күләме 5 тапкырга кимегәч, аны сатучыларның да табышлары 10 миллиард сумга кимиячәк. Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагындагы чыгымнар исә, 26 миллиард сум тәшкил итә. Өстәвенә күп кенә авыл хуҗалыклары кредитка эшли. “ Бу түләүләрне читләтеп тору өчен банкларга мөрәҗәгать итәчәкбез”, ди Илдус Вәлиев. Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә хезмәт хакын түләү дә катлаулана.

“Фермерларга хезмәт хакын түләү электән үк борчып килгән проблема. Корылык сәбәпле бу мәсьәлә тагын да кискенләшә. Киләсе елга авыл хуҗалыгы товарларына бәя арту мөмкин. Әмма күпкә түгел, чөнки корылык Русиянең Идел буе өлешендә генә бар. Илнең калган төбәкләрендә һава яхшы. Шуңа күрә Русия буенча гомуми алганда, бу проблема әллә-ни зыянлы күренми”, ди Илдус Вәлиев.

Татарстан фермерлары корылыкка каршы чаралар күргәндә, республикада һава әлегә үзгәрергә җыенмый. Соңгы берничә атнадагы кебек үк 30 градустан югары эсселек тора. Алга таба да һава торышлары яхшырмаса, игеннәргә саранча һәм башка кош-кортларның да зыян итү куркынычы бар. “Ул вакытта җыелган игеннең күләме 1 миллион тоннага да җитмәскә мөмкин. Әмма әлегә кырларда саранча эзләре киүренми”, ди Вәлиев.
XS
SM
MD
LG