Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит”: Безне кем каргаган?


Корылык – Ходай каргышымы? “Тынычлык яратылышы” рок-фестивале кирәкме, юкмы? Түбән Орыда нинди җырлы кич булган – “Безнең гәҗит” соңгы санында шушылар турында яза.

Газетның даими авторы Сәйдулла Кутушев бу юлы Татарстандагы корылыкның сәяси ягын фаразлый. “Татарстан моңарчы күрелмәгән эсседән иза чигә. Украинада кырымтатарларын кысу да, “Зур егермелек” саммиты да, башка сәяси вакыйгалар да беркемгә кызык түгел”, дип яза ул “Ходай каргышымы?” дигән мәкаләдә.

”Ходайга ышанам, ә хорафатларга – юк. Ләкин ике ел рәттән килгән корылык кешеләрнең табигать белән тарткалашырга маташуы нәтиҗәсе түгелме икән, дигән уй барыбер башыма килә. Чөнки моңарчы без рекордлар артыннан куарга яраттык. Инде гектарыннан 100әр центнер уңыш алган җитәкчеләр дә бар. (...) Ләкин без, нигәдер, мондый фантастик уңышка бик ышанып карадык.

Миллиардларча сум акча сарыф итеп сатып алынган техника белән шыплап тулган республиканың авыл хуҗалыгы тармагы бүген тезләнгән хәлдә”, дип дәвам иттерә ул мәкаләсен.

Кутушев фикеренчә, авыл кешесе Казан Кирмәне янәшәсендә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының корылык елында салынган яңа затлы бинасын күргәч, гарьләнәчәк. Шулай ук, быелгы җәй меңләгән фермерны бөлдереп туктаячагын да раслый ул. Чөнки милли проектлар дип сатып алынган терлекләр, азык булмау сәбәпле, пычак астына китә башлаган.

Корылык нәтиҗәсендә күп авылларның сусызлыктан интегүе турында хәбәрләр килә башлаган. Татарстанның йөзләрчә авылларында су системасы булмау сәясәт нәтиҗәсе, дигән фикердә Сәйдулла Кутушев.


Ул мәкаләсен “Корылыктан кемнең дә булса сабак алуы гына икеле...” дип фикер белән тәмамлый.

Урын алыштырудан хәл үзгәрәчәк

Лилия Заһидуллина 26 июньдә Казанның меңъеллыгы мәйданында узган рок-фестиваль турында яза. Ул “Тынычлык яратылышы”: кирәкме, юкмы?” дигән сорау куя. Фестивальнең Кол Шәриф мәчете, Кирмән диварлары янында үтүенә дә борчыла ул: “Сәхнә артында быел да мәчет күренеше, ә каршында меңләгән исерек иде”, дип яза.

Заһидуллина мәкалә башында куйган соравына берничә кешенең җавабын да биргән. Журналист Айзат белән студент Ильмир фестивальгә каршы түгел, ләкин урынын үзгәртергә кирәк, дигән фикер белдергәннәр. Оля рәхәтләнеп ял иткән, Рәсимә андый чаралар белән кызыксынмавы турында әйткән.

Заһидуллина фикеренчә, фестивальгә башка урын сайларга кирәк. “Милләттәшләребезнең сүзе үтсен өчен тагын ничә ел йөрергә, түрәләр ишеген күпме шакырга кирәк?”, ди ул.

Һәркемнең үз сабан туе

25 июньдә Арча районының Түбән Оры авылында “Безнең гәҗит” Сабантуй оештырды. Аңа “Ирек мәйданы” газетлары һәм “Оскар-рекордс” ширкәте дә кушылган.

Сабантуйга җырчылар Римма Никитина, Илдар Ямалиев, Диләрә Курамшина, Чәчкә, Наил Табанаков, Зиннур, Илсөя Бәдретдинова һәм башкалар кайткан. Сабантуй уеннарыннан соң татарча дискәтүк булган.

“Милиция хезмәткәрләре, шәфкать туташлары җиңел сулап куйгандыр инде. Бәйрәм мәшәкатьсез, хәвеф-хәтәрсез үтте”, дип яза Лилия Йосыпова “Түбән Орыда җырлы кич” мәкаләсендә.
XS
SM
MD
LG