Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:45

Сембер укытучылары ачлык тота


Карар элегрәк үк кабул ителгән булса да, чыгарылыш кичәсе тантанасы алдыннан бу гамәлгә кыюлык тапмаганнар, күрәсең. Бәйрәмнән соң икенче көнне үк мәктәп янәшәсендәге куаклыкта ата-аналар һәм укытучылар ачлык игълан иттеләр. Менә 6нчы көн инде ачлык тоталар – су гына эчәләр.

Җитәкче даирәләр дә хаклы кебек: “5 бүлмәле фатирда бер генә кешенең яшәве дөрес түгел”, диләр. Монысы инде укучылар саны аз булуына ишарә. Аның өстәвенә, җитәкчелек фикеренчә, 8нче санлы мәктәпнең бинасы искергән, шунлыктан аның укучыларын 7нче мәктәпкә күчерергә кирәк.

Тагын бер сәбәп тапканнар: 7нче мәктәп укучыларының белеме сай, бергә кушсаң, көчлерәк укытучылар гына калыр. Ләкин бу мәктәп мөдире андый бәяләмәне кабул итми, шунлыктан һаман үз мәктәбен ябу турындагы карарга кул куймый икән.

Ә хакимият фикеренчә, бу үзгәрешләр – балалар файдасына. Бушап калган бинага балалар бакчасы, көллият, балалар иҗаты үзәге һәм коррекцион мәктәп күчереләчәк. Ә укытучыларның эш хакы артачак, имеш.

Өлкәнең Мәгариф министры Екатерина Уба фикеренчә, балаларга бернинди дә зарар булмаячак. Балалар хокуклары бозылмасын өчен, барча чаралар да күреләчәк.

Әлегә исә, ачлык тотучыларның берсен ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киткәннәр. Өлкә прокуроры Василий Зима исә, әлеге үзгәрешләргә хокукый бәя бирер өчен, хәлне өйрәнү белән мәшгуль икән.

Ә безне күбрәк - ачлык тотучыларның фикерләре кызыксындарды. 8нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлары укытучысы Елена Аверьянова болай диде:

"Без барыбер мәктәпне саклап калуга өметләнәбез. Соңгы чиккә кадәр утырачакбыз, чөнки мәктәпләребезне саклап калырга кирәк. Ләкин түрәләр әлегә күренми. Губернатор каядыр киткән, ә менә шәһәр мэры нигә битараф икән соң? Бәлки күзебезгә карарга куркадыр?", диде

Бер укытучының ире Эдуард Николаевич ачлык тотучыларга тиешле шартлар тудырырга тырышкан: палаткалар тапкан, душ ясаган, су китереп тора. Ул максатка ирешүләренә ышанамы икән соң?

"Ышанмасак, утырмас та идек. Без мәктәпләрнең кирәклеген беләбез һәм исбат итәргә әзербез. Әмма җитәкчеләр әлегә күренмиләр. Диалог башланды, әмма уңышлар юк әле. Шулай да, нинди дә булса нәтиҗәгә өлгәшербез, мәсьәлә уңай хәл ителер, дип ышанабыз", дип белдерде.

Ябык кына татар хатыны Нурия ханым да үз фикерен белдерде: Микрорайондагы бердән-бер мәктәпне ябалар. Монда ике балам укый. Ә өлкәне - армиядә. Үзем дә мәктәптә эшлим. 6 ел элек ирем үлде. Балаларны берүзем карыйм. Безне 3 чакрым ераклыктагы мәктәпкә күчермәкчеләр. Моны мин дә, балаларым да теләмибез. Шунлыктан 6нчы көн инде ачлык тотам.

Тик кызганыч, ни губернатор, ни мэр безгә килмиләр. Бары тик карар кылмастай түрәчекләр генә килә. Алар башлангыч мәктәпне генә калдырып, өлкәннәрне башка җирдә укытырга кушалар. Без моңа каршы. Безнең мәктәптә 30га якын түгәрәкләр эшли: гитара, рәсем, симбирцит эшкәртү кебекләр.

Төш ашын өйдә ашап китәләр - 100 метр гына бит мәктәпкә барасы. Мин аларны 6 чакрымга укырга йөртсәм, күпме акча табарга кирәк булыр миңа! Мин болай да 3 төрле эш алып барам. Дүртенчесенә көч таба алмам шул инде. Аптыраталар гына бит инде менә шулай…", диде ул.

Ачлык тотучылар әлегә түзәргә җыеналар. Ләкин түземлекнең дә чиге була ич. Югыйсә, сайлаулар алдыннан барча кандидатлар да алтын таулар вәгъдә итәләр дә бит… Бу очракта ачлык тотучыларның хәлен белешергә бер генә депутат та килмәгән. Бигрәк тә Шәһәр Думасы рәисе – елгыр егетне көтәләр ачлык тотучылар. Тик бу елгырлык, нигездә, сайлау алды кампанияләрендә генә кулланыла кебек килеп чыга.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG