Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия Русия белән мөнәсәбәтләрен җайлаштырырга әзер


Грузия президенты Михаил Саакашвили, бернинди алшартсыз Грузиянең Русия белән мөнәсәбәтләрне җайлаштыру өчен сөйләшүләр башларга әзер булуын әйтте.

Дәүләт иминлек шурасы утырышында чыгыш ясаган Саакашвили: "Мөнәсәбәтләрне җайлаштыру адымы качак хәлендә калган грузиннарның янәдән Көньяк Осетия һәм Абхазиядәге җирләренә кере кайтуына мөмкинлек бирергә тиеш", дип белдерде.

Грузия белән Русия арасында 2008 елның август аенда чыккан вакытлыча сугыштан соң ике ил арасындагы дипломатик бәйләнешләр өзелгән иде. Кремль Грузиянең хәзерге Саакашвили хакимияте белән сөйләшергә теләми.
XS
SM
MD
LG