Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия яңа президентын сайлый


Германия федераль мәҗлесе әгъзасы 622 депутат һәм 16 вилаятьнең 622 вәкиленнән торган Федераль сайлау шурасы бүген илнең яңа президентын сайлый. Германия президенты Һорст Көлер көтелмәгәндә вазыйфадан киткән иде.

Көлерның вазыйфадан китүе белән 30 көн эчендә яңа президент билгеләү мәсьәләсе күтәрелгән һәм ахырда сайлау көне 30 июньгә билгеләнгән иде.

Президент урынына сәяси партияләрдән 3 намзәт көрәшә.
XS
SM
MD
LG